ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары күмәк тәүбә догасын укыдылар
Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары күмәк тәүбә догасын укыдылар

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары күмәк тәүбә догасын укыдылар

Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» кысаларында татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары күмәк тәүбә догасын укыдылар. Әлеге гыйбадәт – халыкның бердәм рәвештә гөнаһларына үкенеп, Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык һәм иминлек сорый торган уртак дога-гыйбадәте.

Иң башта мөселман өммәтен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.  Тәүбә догасын традиция буенча Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин башкарды.

Җыенның кульминациясе  12:00дә Болгарның тарихи Хан мәчете территориясендә җәмгать белән укылган өйлә намазы булачак. Намаздан соң мөселманнар ата-бабалар рухына дога кылачаклар — дин һәм Ватан өчен җаннарын биргән әби-бабаларыбызны искә алып, шулай ук мөселман өммәтенә һәм бөтен Россиягә иминлек сорап дога кылыначак.

9.00 дән 12.00 гә кадәр тарихи Хан мәчете территориясендә интерактив тематик мәйданчыклар эшләячәк: биредә ислам һәм болгарларда ислам үсеше тарихы турында вәгазьләр һәм лекцияләр узачак. Яулыклар һәм чалма бәйләү буенча мастер-класслар һәм намаз уку дәресләре үткәрү планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*