Корбан гаетенә санаулы көннәр калып бара. Быел ул 27 майда бәйрәм ителәчәк. Бөтендөнья мөселманнары бу зур бәйрәмгә әзерләнә. Удмуртия мөселманнары гает алдыннан әзерлек эшләрен тәмамладылар
Кече Пурга районының Пугачево һәм Балезино районы мәчетләрендә өмәләр узды. Авыл халкы җыелып, мәчеттә җыештыру эшләре үткәргән, тәрәзәләрне юганнар, таласларны какканнар, чәчәкләр утыртканнар.
“Өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт!”- дип хәбәр бирәләр Удмуртиянең Кистем авылыннан.