29 майда 19:30 сәгатьтә Мәскәүдә «XXI гасыр композиторлары» фестивале кысаларында танылган татар композиторы Миләүшә Хәйруллинаның иҗат кичәсе үтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Музыкаль чара Н.Б.Никогосян креатив киңлеге һәм галереясендә узачак. Кичәдә тамашачылар өчен танылган башкаручылар чыгыш ясаячак. Алар арасында Эльза Исламова (сопрано), Валерия Куприянова (сопрано), Артур Исламов (баритон), Азат Нургаянов (скрипка). бар.
Фортепиано партиясен автор үзе — Миләүшә Хәйруллина башкарачак.