ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе башлана
Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе башлана

Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе башлана

20 июньнән Болгар ислам академиясе магистратура һәм докторантура белем бирү программаларына укырга керү өчен документлар кабул итә башлый.
Документларны кабул итү 2026 елның 20 июленә кадәр дәвам итәчәк. Абитуриентлар өчен укырга керү сынаулары август аеның беренче атнасында узачак.

Болгар ислам академиясе – ислам дине белгечләре, ислам теологиясе магистрлары һәм докторлары әзерләүче Россиядәге уникаль югары уку йорты. Академия дини һәм академик белем бирүнең югары дәрәҗәсен берләштерә, ислам галимнәренең, дин белгечләренең, экспертларның һәм дини эшлеклеләрнең яңа буынын тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыра.

Академиядә белем алу түләүсез алып барыла һәм укыту рус һәм гарәп телләрендә оештырыла. Студентлар өчен заманча кампуста уңайлы шартлар тудырылган: алар бер урынлы бүлмәләрдә бушлай яшиләр, көненә өч тапкыр бушлай тукланалар, шулай ук Академия символикасы төшерелгән көндәлек һәм тантаналы кием белән тәэмин ителәләр.

2026 елда түбәндәге белем бирү программалары буенча кабул итү алып барылачак:
1) Магистратура «Дини оешмаларның хезмәткәрләрен һәм дини персоналын әзерләү»  («Ислам фәннәре» профиле) – 3 ел.
2) Докторантура «Дини оешмаларның хезмәткәрләрен һәм дини персоналын әзерләү» («Ислам фәннәре» профиле) – 3 елга кадәр.
3) «Теология» юнәлеше буенча магистратура «Ислам теологиясе контекстында дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр» профиле– 2,5 ел.

2022 елда Болгар ислам академиясенең «Теология» юнәлеше буенча дәүләт аккредитациясе алуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бу гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларының югары сыйфатын һәм дәүләт белем бирү стандартларына туры килүен раслый.

Документлар тапшыру тәртибе белән академиянең сайтында танышырга мөмкин.
Документлар түбәндәге адреслар буенча кабул ителә:
Татарстан Республикасы, Болгар шәһәре, Кол Гали ур., 1а йорт;
Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Зәйни Солтан ур., 6/15 йорт
(Казандагы Болгар ислам академиясе вәкиллеге).

Абитуриентлар өчен уңайлыклар тудыру максатыннан, укырга керүгә гариза бирүнең электрон формасы да эшли:
https://forms.yandex.ru/cloud/69412f7890290262b6f51433/

Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе, абитуриентлар кабул итүне оештыру һәм чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе:
Зәйдуллин Баязит Ркаил улы
Телефон: +7 (965) 591-54-70
Белешмәләр өчен телефоннар:
+7 (987) 215-06-07
+7 (843) 590-24-29
Электрон почта: priem@bolgar.academy

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*