Чувашиядә эшләп килүче «Сәләт-Батыр» татар лагерендә «Рухият» аланы рәсми рәвештә ачык диеп игълан ителде. Биредә иҗат белән шөгыльләнә торган балалар ял итәчәк.
Чараны сәламләү сүзе белән Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фондының генераль директоры — Лениза Миңнехәләф кызы Ризванова башлап җибәрде. Чакырылган кунаклар арасында Россия Федерациясенең һәм Чувашия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Әлимҗан улы Шакиров һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе киңәшчесе —Гөлнур Нурулла кызы Сабитова да бар иде. Һәммәсе базаның югары дәрәҗәдә эшләп килүен билгеләде.
Үз чиратында «Сәләт-Батыр» Яшьләр иҗтимагый үзәге директоры —Камил Миндус улы Сөләйманов килүчеләргә һәм командага рәхмәтләрен әйтте һәм шулай ук нәтиҗәле хезмәт теләп калды.
Сәлкешләр бу көнне зарыгып көттеләр. Алда кызыклы остаханәләр, дәресләр, чаралар һәм башка программалар тормышка ашырылачак. Димәк, иң иҗади аланнарның берсе җәйне кабатланмас һәм истәлекле итәргә әзер!