27 июнь көнне Бурятия Республикасының Кабанск авылында «Байкал Сабан туе – 2026» узды. Бәйрәм республикакүләм масштабта үткәрелде.
Республика хөкүмәтендә билгеләп үтелгәнчә, бәйрәм Бурятияның чын күп төслелеген күрсәткән. Саба туенда һәр халык үзенең уникаль ишегалдын тәкъдим иткән. Программа бай эчтәлекле булган. Милли кухня, көрәш,капчык белән сугыш, аркан тартышу кебек милли Сабантуй ярышлары, мастер-класслар, ярминкә һәм татар йолдызлары катнашында зур концерт оештырылган. Конертка бөтен регионнан бию һәм фольклор коллективлары җыелган.
Бәйрәм дәвамында кунаклар өчен фотозоналар, балалар аттракционнары, милли эшләнмәләрдән базар-ярминкә эшләгән.