Кукмара «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы Байлангар авылы мәдәният йортында “Сөлге чиктем асыл җепләр белән” дигән тема астында үтте.

Авылның абыстае Газизуллина Гөлфиянең чиккән әйберләре күзләрне сөендерде. Гөлфия абыстай сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте, сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын да сөйләп бирде.
Ак калфаклыларның һәрберсе калфактан, милли киемнәрдән. Һәр чыгыш мәгънәле, халкыбыз җәүһәрләрен халык күңеленә сала баралар; онытылган җырлар яңгырый, күңелләр гармунчылар ансамбле уйнаган көй-моңнарда тирбәлә. Энҗе бөртекләредәй калфаклы сабыйларның биюләре сөендерә. Димәк, эстафета яшь буынга күчә, югалмый.

Иң актив Зур Сәрдек “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова чиккән сөлгегә кагылышлы бүгегенгәчә үтәлүче гореф-гадәтләре, ”Милли бизәкләр” күргәзмәсенең Татарстанда гына түгел бөтен Россия Сабантуйларында катнашып, бик яхшы бәя алып кайтулары, мәдәният йортында эшләүче чигү түгәрәкләре эше турында сөйләде.
Халкыбызның биюләрен сәхнәгә куючы Альмира Шәймәрдановага хезмәтен бәяләп “Татарстаннаың атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирүләрен дә зур горурлык белән җиткерде. Кичә ахырында ак калфаклылар татарның милли ризыклары белән чәй эчтеләр. Байлангырлыларның эше югары бәяләнде.
З.Җиһаншина Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе