tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөлге чиктем асыл җепләр белән
Сөлге чиктем асыл җепләр белән

Сөлге чиктем асыл җепләр белән

Кукмара «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы Байлангар авылы мәдәният йортында  “Сөлге чиктем асыл җепләр белән” дигән тема астында үтте.

Мәдәният йорты директоры  Минзәлия Әгълиуллина, Байлангар “Ак калфак”бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсәвия  Нуриевалар бу чарага авылның ветераннар советы, абыстайлары, остабикәләре, балалар бакчасы, укучылар  коллективларын җәлеп итеп, эчтәлекле, файдалы чыгышлар әзерләгәннәр. Кызганыч, укучылары да катнашкан бу чарага укытучылары килмәгән иде. Г.Нуриева Байлангар “Ак калфак” берлеге  җитәкчесе буларак еллык  эшләгән эшләре белән таныштырды. Сандыклардан чыккан, бүгенге көннәрдә чигелгән сөлгеләрдән күз явын алырлык күргәзмә  күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Авылның абыстае Газизуллина Гөлфиянең чиккән әйберләре күзләрне сөендерде. Гөлфия абыстай сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте, сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын да сөйләп бирде.

Ак калфаклыларның һәрберсе калфактан, милли киемнәрдән. Һәр чыгыш мәгънәле, халкыбыз җәүһәрләрен халык күңеленә сала баралар; онытылган җырлар яңгырый, күңелләр гармунчылар ансамбле уйнаган көй-моңнарда тирбәлә. Энҗе бөртекләредәй калфаклы сабыйларның биюләре сөендерә. Димәк, эстафета яшь буынга күчә, югалмый.

”Мирас” ансамбле, утырышның иң кадерле кунаклары, әле күптән түгел генә Кәркәвкеч авыл клубы каршында төзелгән “Ак калфак” берләшмәсе әгъзалары  чыгышын, гармунчылар ансабленең дәртле уйнауларын зал алкышларга күмде. Өлкән яшьтә булсалар да, күңел көрлеген югалтмыйча, халкыбызның җыр-моңнарын яшь буынга җиткерү юнәлешендә эшли алар. Кызларның сөлге белән биюләре, сабантуй батырына иң зур бүләк– сөлге тапшыру мизгелләре дә үтемле булды.

Иң актив Зур Сәрдек “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова чиккән сөлгегә кагылышлы бүгегенгәчә үтәлүче гореф-гадәтләре, ”Милли бизәкләр” күргәзмәсенең Татарстанда гына түгел бөтен Россия Сабантуйларында катнашып, бик яхшы бәя алып кайтулары, мәдәният йортында эшләүче чигү түгәрәкләре эше турында сөйләде.

Халкыбызның биюләрен сәхнәгә куючы Альмира Шәймәрдановага хезмәтен бәяләп “Татарстаннаың атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирүләрен дә зур горурлык белән җиткерде. Кичә ахырында ак калфаклылар татарның милли ризыклары белән чәй эчтеләр. Байлангырлыларның эше югары бәяләнде.

З.Җиһаншина Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*