Бу көннәрдә Төркия татарлары Габдулла Тукайны искә алды. Татар халкының бөек шагыйренә багышланган чаралар бер-бер артлы Истанбул, Әнкара шәһәрләрендә үткәрелде. Шулай ук шагыйрьне искә алудан татар авылы Корыһөүк тә читтә калмады.
Әлеге кичәләр читтә яшәүче милләттәшләребез күңелендә Тукайның шигъри моңын яңартты һәм татар әдәбияты торышы турында фикер алышуга этәрде.

Мармара университеты мөгаллиме, доктор Ләйсән Шаһин үзенең чыгышы белән Г. Тукай иҗатын танытса, Төркиянең танылган фотографы Атилла Күнтүз Татарстанда Тукай яшәгән җирләрдә төшергән фотолары белән шагыйрьнең туган якларын күзалларга ярдәм итте. Татар-төрек гаиләләре балалары Тукай шигырьләрен сөйләп сокландырды. Аннары исә, катнашучылар Татарстан музей өендә булдылар, казахлар чатырында тукталып, Тукай шигырьләренә язылган җырларны, татар халык көйләрен башкарып сөйләшеп-фикерләшеп утырдылар.
Төркиядә гыйлем туплаучы студентлардан Тимур Сафин һәм артист Айгөл Галиуллина чараны алып барды. Очрашу ахырында Айгөл скрипкада «Туган тел» көен уйнады, барлык катнашучылар бергәләп бу җырны башкардылар.

Якуп Өмәруглы «Кардәш әдәбиятлар» журналы, «Бәнгү» нәшрияты эшчәнлеге һәм анда басылган татар язучылары китаплары турында сөйләде. Төрек язучысы татар әдәбиятының байлыгына аерым игътибар юнәлтте. Төрки халыклар арасында төрек теленә иң аз тәрҗемә ителгән әдәбият булуы хакында әйтте. Әлбәттә, татарча язылган әдәби әсәрләрнең, хәтта төрек телендә, таралмавы бик кызганыч. Якуп Өмәруглы татар язучылары китаплары тәрҗемә ителмәүне зур кимчелек итеп билгеләп узды. Һәм алга таба бу юнәлештә эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Софья Корбан үзенең чыгышында мөһаҗир татарлар тормышында Тукайның ролен аңлатты. «Безнең бабайлар Кытайга күченеп киткәндә Тукайның китапларын алып барганнар. Бер адәм Кытайда туфрак казыганда шундый бер сандыкны таба. Анда Тукай китаплары була. Миндә ул китап саклана, мин аның шигырьләре белән үстем. Аны аңлар өчен татар халкының тарихын белергә кирәк. Без аның шигырьләрендә тарихыбызны да табабыз», – дип сөйләде.
Бу чара да татар халкының моңлы көйләре, җырлары белән үрелеп барды. «İdilya» татар ашлары рестораны хуҗабикәсе, татарларга бәйле чараларны оештыручы Лилия ханым Сабирова исә үзе «Туган авыл» җырын башкарып, читтә яшәүче татарларның сагыну хисен уртаклашты.