tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 128)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Милләттәшебез Шамил Тарпищевны котлыйбыз

Татарстанлылар һәм дөнья татарлары сезнең спорт һәм тренерлык өлкәсендә ирешкән уңышларыгыз, Россиядә теннис спорт төрен үстерүдә күрсәткән эшчәнлегегез өчен горурлана. Шулай ук Казанда ачылып Сезнең исем белән аталган Теннис академиясе популяр спорт төре теннисны пропагандалауда зур әһәмияткә ия.

Дәвам »

Татарстанның премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның 8 Март уңаеннан хатын–кызларыбызны котлавы!

Яз, мəхəббəт һəм гүзəллек бəйрəме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас телəклəребезне кабул итегез!

Дәвам »

1-3 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза

Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

Дәвам »

Идел буе татарлары «Өмет»тә кунак булдылар

Киңәшмә-семинар тәмамлангач җыелган кунакларны “Татарстан- яңа гасыр” ААҖнең Ульяновск филиалы, “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе, өлкә татар милли-мәдәният мохтиарияте белән таныштырдылар.

Дәвам »

«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Халкым минем» газетасының февраль ае саны дөнья күрде. Басманың әлеге саны 1-3 мартта узачак VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлап чыгарылды.

Дәвам »

Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең вице-губернаторы белән очрашты

Бүген Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең эчке сәясәт буенча вице-губернаторы Сергей Перминов белән очрашты.

Дәвам »

Алинәне алтын медальгә лаек булуы белән котлыйбыз

Хөрмәтле Илназ әфәнде һәм Ләйсән ханым! Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кызыгыз Алинәнең  Пхенчханда уза торган Олимпия уеннарында  катнашып,  тимераякта фигуралы шууның  ялгыз төрендә, алтын медальгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйм.

Дәвам »

Мәчәләй авылында Г.Тукай исемендәге шашка турниры

Турнирда өлкәнең 24 районыннан катнашучылар көтелә. Әлеге чара Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте, Самара өлкәсенең Спорт министрлыгы, Самара өлкәсенең шашка федерациясе һәм Похвистнево районы хакимияте белән берлектә оештырыла.

Дәвам »