tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1-5 август көннәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак
1-5 август көннәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак

1-5 август көннәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак

VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы пресс-релизы

1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һəм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумының программасында: пленар утырыш, татар яшьлəре проектлары аллеясе, округлар буенча проектлар сессиясе, 7 юнəлеш буенча (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) дискуссион мəйданчыклары оештырылачак. Дискуссион мəйданчыкларының лекторлары республиканың алдынгы спикерлары һəм экспертлары булачак. Форум кысаларында лекциялəргə, музейларга, Татарстан Республикасының һәм Казанның тарихи-мəдəни урыннарына бару һəм төрле мастер-классларда катнашу каралган.

1 нче август көнне форум кысаларында делегатларга Казанның 1000-еллыгы музеена һəм Иске-Татар бистəсенə экскурссия оештырылачак. Бистә тарихы турында биредә яшəүче һəм эшлəүче кешелəр сөйлиячəк.

2 нче август көнне “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар житəкчелəре, шулай ук мәдәният һәм җәмгыять өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узачак. Шул ук вакытта татар яшьлəре оешмаларының “Проектлар аллеясе” эшлиячəк. Программаны округлар буенча проектлар сессиясе дəвам итəчəк. Һəр оешма проектларын тəкъдим итə, ә чакырылган экспертлар һəм аудитория бəяли һəм проектлар башка районнарда кулланылырга лаеклымы икəнлеген ачыклый. Кич “Калеб” иҗади хəрəкəте əдəби-мəзыкаль кичə тəкъдим итəчəк. Форум катнашучыларның “Татар биюенең тамырлары кайда?” («Где корни татарского танца?») дип исемлəнгəн уникаль класс-концерт карау мөмкинлеге булачак. Тамашачылар татар биюенең нигез элементларын күрəчəклəр, аларны башкаруда жибəрелгəн төп хаталарны һəм әлеге хаталарны ничек жибəрмəскə икəнлеген белəчəклəр. Шулай ук бию тарихы турында архив материаллар тəкъдим ителəчəк.

3 нче август көнне 7 юнəлеш (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) буенча дискуссион мəйданчыклары эшлəячəк. Һәрбер мәйданчык татар яшьлəренең үсеше турында тəкъдимнəр формалаштырачак. Шул ук көнне форумның пленар утырышының ябылуы һəм форумның житəкче органнарын сайлавы узачак. Төшке аштан соң астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Сүнəев Рəшид Али улы лекциясе һəм заманча татар музыка кичəсе узачак. Катнашучылар арасында: хип-хоп, джаз һəм соул уйнаучы Yummy Music лейбл артистлары, KRu, Usal, Altan, Said Olur реп-башкаручылары, жырчы Илгиз Шəйхразиев һəм татар стендаперлары.

4 нче август көнне Балтач, Телəче, Саба һəм Арча районнарына бару каралган. Һəр район делегатлар өчен үз программасын тəкъдим итəчәк. Кичен, Арча шəһəре көнендə, делегатлар Татарстанның атказанган артистлары белəн бер сәхнәдә үзлəренең ижади номерларын, күңел ачу программаларын тәкъдим итәчәкләр.

Форумның соңгы көнендә, 5 нче август, 11.00 кичке 22.00 кадəр “Черек күл” паркында “Печəн базары” заманча татар мəдəнияте фестивале узачак. Бу елны фестивальдə 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; татарлар, мəдəният һəм Казан тарихы турында лекторийлар, Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсиялəр уздырылачак; кафе һəм рестораннар тәкъдим иткән мастер-класслар, фин, америка, себер,  əстерхан татарларының милли ризыклары; балалар мəйданчыгы; «Гыйлем» проекты мəйданчыгында химия, экология һəм фəлсəфə лекциялəре, ачык «Qayyum» фəнни олимпиадасы, Һарри Поттерның татарчага тəржемəсе; «Бию for you» мастер-класслары; акустик татар музыкасы; заманча рəссамнарының инсталляциясе тəкъдим ителəчəк.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.

VIII форум эшчәнлеге нәтиҗәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Рəисе һəм Координацион киңəшмəсе сайланачак, шулай ук 2050 елга кадəр татар яшьлəре үстерү программасы булдырылачак. Форум Советы – даими эшләүче идарә органына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керәчәк.

Бүгенге көндә Форум Бөтен дөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.

Белешмə:

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставы буенча форум ике елга бер тапкыр уздырыла. БТЯФ игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү – Форумның максаты итеп билгеләнә. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*