24 августта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды.
Дәвам »Архив модератора: Идиатулла
Казан — Хельсинки видео күпере
Рәсемдә — Финляндия татарлары мәхәлләсенең бинасы. »Дөнья» студиясе скайп аша Финляндиядэ яшәүче милләттәшебез Фарук Хәмидулла белән әңгәмәләште
Дәвам »
Таллинда Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы үтте
Бу чара Европада яшәүче милләттәшләребезне борчыган проблемаларны уртага куеп сөйләшү мәйданчыгы булып каралган.
Дәвам »
Кучум кызы Луиза
Арчада Татарстан укытучыларның август киңәшмәсе үтте
22 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе үтте. Ул “Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр” дигән исем астында үтте. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды, дип яза “Азатлык” радиосы сайты. Президент татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклаган: “Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы ...
Дәвам »
Шыгырданда ат чабышы
11 августта Чувашия Республикасы Батыр районы Шыгырдан авылында Бөтендөнья татар конгрессы кубогына II Бөтенрусия ат чабышлары узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ульян өлкәсе “Сембер” хәйрия Фонды оештырды. Анда Русия төбәкләреннән 38 чапкын катнашты.
Дәвам »
Мәскәү
Дмитрий Хворостовский “Туган тел”не җырлаячак
Ачык һавада уз торган “Казан көзе” III Халыкара опера фестивале 30 август көнне тәмамланачак. Бу көнне сәхнәдә күп кенә атаклы башкаручылар чыгыш ясаячак. Башка елларда аермалы буларак, быел бу фестиваль иртәрәк башланган. Барысына да универсиада сәбәпче. 30 августта исә дөньякүләм танылу алган вокалистлар Альбина Шаһиморатова (сопрано) һәм Дмитрий Хворостовскийның да (баритон) чыгышы көтелә. Кайбер әсәрләрне алар дуэт белән башкалачак. Ә ...
Дәвам »
Каенанам татарча өйрәнергә кушты!
Быел Чаллы шәһәренең 98 нче балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль бакча” грантын откан иде. Димәк, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, грантка ия булган башка бакчалардагы кебек, тәрбия бирү эше татар һәм рус телләрендә тигез дәрәҗәдә оештырыла. Биредә тәрбияче булып эшләүче рус кызы Ольга Бакиева татар телен ничек өйрәнгән икән? – Булачак ирем белән очрашкан чакта ук каенанам Салиха: “Әгәр татар ...
Дәвам »
Яхинны искә төшерделәр, Нуриевны оныттылар
Татарстанда мәшһүр затларга һәйкәл кую һәм истәлекле вакыйгалар уңаеннан монументлар ачу вакыты кыскартылды. Үзенчәлекле “амнистия”гә беренчеләрдән булып Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхин эләкте. Композиторга һәйкәл Казан филармониясе янындагы паркта киләсе елда урнаштырылырга тиеш. Моңарчы танылган фән, мәдәният (һ.б.) эшлеклеләренең истәлеген бронза яки мәрмәрдә мәңгеләштерү өчен, кеше вафат булганнан соң кимендә – 25, ә киң яңгыраш алган вакыйгадан соң ким дигәндә ...
Дәвам »