ТАТРУСENG
Баш бит / Архив модератора: Идиатулла (страница 11)

Архив модератора: Идиатулла

Албир Крганов Татар әлифбасы көнен булдырырга тели

Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Албир Крганов Татарстан дәрәҗәсендә “Татар әлифбасы һәм язма мирасы көне” дигән истәлекле көн булдыруны сорый.

Дәвам »

Сургут гармунчыларны бер мәйданга җыйды

27 нче апрель көнне округ күләмендә икенче тапкыр «Уйна гармун» исемле фестиваль-бәйге гөрләде. Ханти-манси округының күп кенә шәһәрләренең баян, тальян, гармун, аккардеонда уйнаучы музыкантлары, осталары бер мәйданда очрашты.

Дәвам »

Чуашстандагы төбәк милли мәдәни автономиясе яңа рәис сайлады

31 октябрь көнне, Чуашстанның Комсомол районында төбәк татар милли мәдәни автономиясенең хисап-сайлау җыелышы узды. Анда республиканың барлык районнарыннан да делегатлар катнашты. Ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап автономия рәисе Кыям Пахалов хисап тотты. Республикада татарлар өчен автономия тарафыннан башкарылган эшләргә, автономия рәисенә җыелган халык рәхмәтләрен белдерде. Бу җыелышта автономиянең яңа рәисен дә сайладылар. Ул татар дөньясына шактый мәгълүм шәхес, Татарстанның ...

Дәвам »

Җаектагы Тукай исеме белән бәйле тарихи бина элеккеге матурлыгын кайтара

Галиәсгар Усманов йорты яныннан узып йөргәндә Җаекта яшәүче татарларның бик күп еллар йөрәкләре әрнеде. Чөнки ул коточкыч ташландык хәлдә иде. Ә бит нәкъ менә шушы йортта Тукайның Җаектагы беренче биш елы үтә. Биредә ул туганнары арасында, тынычлап укып яши. Җаек татарларының ташландык биналарны төзекләндерү тәҗрибәсе шактый. Алар үз көчләре белән Кызыл мәчетне, Мотыйгулла хәзрәт йортын (хәзер анда Тукай музее) торгызалар, мәдрәсә төзиләр. ...

Дәвам »

Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылуга 50 ел тулды

9 октябрьдә Казанның Габдулла Тукай музеенда классик язучы Гариф Ахуновның иң танылган әсәре «Хәзинә» романына багышланган кичә узды. Ул Татар әдәбияты музее мөдире Альбина Әбсәләмова тырышлыгы белән оешкан «Татар язучылары балалары» клубы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде. «Хәзинә» романы узган гасырның 50-60 нчы еллардагы Татарстан нефтьчеләре тормышын тасвирлый. Билгеле булганча, быел Татарстанда кара алтын — нефть ятмалары табылуга 70 ел тула. Сүз ...

Дәвам »

Милли үзаң

Бөтендөнья татар конгрессының 2012 нче елның декабрендә үткән V Корылтаеның карарында шундый пункт бар: “Татар халкының этник үзбилгеләнүен саклау Концепциясен хупларга”.

Дәвам »

Нәсел агачлары ник корый?

Усак агачы – нәсел агачы. Яшәү өчен көрәш тарихында никадәр охшашлык алар арасында. Усак миллионлаган орлык биреп тә, тамыр җибәреп тә үрчергә, яшәргә тырыша. Орлыкларын ут төртеп яндыралар, таптыйлар, изәләр. Ә дымлы туфракка эләгеп шытым бирсә, кемнәр генә аның башына басып үтми дә өстенә кирпеч, таш яки асфальт салып куймый. Хәтта урманда да аны, сыйфатсыз агач дип, печән урынына кырып-чабып ...

Дәвам »