tatruen
Гомер үтәр

Гомер үтәр

Гомер үтәр, юк шул әле мәңге яшәү хәйләсе –
Ханбикәдәй онытылмассың, татарның Мәйсәрәсе!

Артисткалар төрле була…Бер театр  сәхнәсендә уйнасалар да, төрлесендә төрле язмыш,төрле иҗат юлы. Галиябануны беренче тапкыр уйнаган җырчы артистка Әшрәф Синяева кебек, кыска гына гомер яшәп, тарихта калганнар бар,гомер буе сәхнә алиһәсе булган, тик шәхси тормышы югалтулардан торган  Фатыйма Ильскаядай йолдызлар  да,  гаиләдә бик бәхетле булып та сәхнәдә кәнагатьлек алмаганнар да, иҗаты да , мәхәббәте дә ярты-йорты гына булганнар да… Ә менә музыкаль героиняларны уйнап, халыкның күңеленә кереп урнашканы, матур гаилә корып, яратып, яратылып тигез гомер иткәне, бала бәхете,оныклар шатлыгын кичереп, 85яшькә җиткәне– Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы Рауза Хәйретдинова гына …

….Балачак­тан ятимлек ачысын татыган, авыр эшкә җигелергә мәҗбүр булган, үги­лекне белгән кыз бала –  моңлы күзле,уйчан, аз сүзле булырга тиеш кебек һәм, киресенчә, безнең Рауза апа кебек ачык күңелле, һа­ман шат елмаеп торган, һәрнәрсәдән тәм табып, матур яңгыравык тавыш белән  кычкырып  көләргә яраткан, тынгысыз, бик җиңел аралашучан, көяз дә, наян да ханым–  бер кайгы күрмәгән иркә җандыр кебек тоела. Ә артистканың балачак хатирәләрен тыңласаң, әкиятләрдәге ачы язмышлы ятимә белән үсмер кыз Рауза кичергәннәр бик ошаш икән…

Балык Бистә­сендәге Яңа Ырга авылында 1928 елда укытучылар гаиләсендә туа ул. Котдус абый гар­мунда уйный, Сара апа  ку­шылып җырлый. Авылдагы мәдәни-рухи тормышның үзәгендә кайный алар,  кечкенә  Рауза  да  кон­цертларда шигырь сөйли, гармун уйный, җырлый.

Сугыш башлануга дөньяның асты өскә килә. Әтиләре фронтка китә,  озакламый, өч сабыен калдырып, әниләре мәңгелеккә күзләрен йома. Җиде яшьлек энесенә, тугыз яшьлек сеңлесенә әти дә, әни дә булып кала унөч яшьлек Рауза.Туганнарын балалар йортына бирдерми: кышкы төннәрдә  олылар белән урманнан утын ташый, эссе көннәрдә урак ура, йорттагы сыерны саклар өчен печән чаба. Халык артистка­сының, хәзер инде бармакларында кыйммәтле ташлар ялтыраган  куллары бала чактан нинди генә авыр хезмәт  күрмәгән…

Сугыштан соң әтиләре кайта.“Әртис” җене кагылган Рауза,туганнарын инде әтисенә һәм үги анага тапшырып, Казанга чыгып китә – 1946 елда ачылган татар театр студиясенә.

Сәхнә өчен кирәкле буй-сын,төс-кыяфәт,матур сөйләм,темперамент, өстәвенә,табигать биргән һәм бернинди остазларсыз табигый рәвештә консерватория дәрәҗәсендә эшкәртелгән саф көчле тавыш (колоратуралы сопрано) – кабул итүчеләрне,студия җитәкчесе Нәҗип Гайнуллинны әсир итә.Менә шулай Хәйретдинова театр дөньясына кереп китә.Укып бетергәч, Камал театрына кабул ителә.Алкышлар,чәчәкләр,котлаулардан гына торган төсле артист тормышында аны яңа сынаулар – сәхнә,тамашачы сынаулары,  театрдагылар гына белгән ачы сынаулар көтә. (Сандугачтай тавышың белән тамашачының сөеклесенә әйләнү,бик талантлы булу – бу да сынау…)

Рауза апа ирешкән казанышлар – бары да үз тырышлыгы нәтиҗәсендә. Режиссер бирмәсә дә, үзенә ошаган рольне  үзлегеннән өйрәнә ул.  Галиябану да, җырчы  Разия да (“Шәмсекамәр”), Мәйсәрә дә (“Зәңгәр шәл”)-  шундыйлардан.

1956 ел­да сәхнәгә (Рауза ханым бә­хетеннән дә), ниһаять, Кәрим Тинчурин исеме кайта. 19 ел  “онытылып” торган “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”янә куела.  Артистка иҗатында үзе өчен дә, тама­шачы өчен дә, театр тарихына җәүһәр булып кереп калулары белән дә Мәйсәрәгә, Галиябануга тиңнәр юк. Үз гомерендә шушы рольләрне генә уй­наса да, ул ха­лык күңелендә булыр иде. Тышкы матурлыгы, җырчы һәм драматик таланты­ның   туры килүе белән  кабатланмас Мәйсәрә  ул – сиксән җиде  еллык тарихы булган бу мелодрамада. Күренекле композитор А. Ключарев та “мондый чиста, саф тавыш әле ишеткәнем юк иде”,–ди бит аңа.

Нинди бай, күпкырлы бу артистканың сурәтләү сәләте, үзгәрә белү таланты!… Сәхнә гомерендә төрле исемнәр астында, адәм баласына хас сыйфатларның ба­рысын да тасвирлап күрсәтте ул: эшчән, ялкау, хәй­ләкәр- мәкерле, эчкерсез, нечкә күңелле, тыйнак- ягымлы, кайгыртучан, эгоист та, тупас та, я шат-шаян, я кайгылы… Җанга рәхәт, күңелгә якын иде  аны сәхнә­дә күрү, хәтта тискәре образлары да күңел түренә уза –  көлдерә, гыйбрәт бирә. Бар да искиткеч табигый, шулкадәр ышандыра, сокландыра.

Рауза апаның бөтен рольләрен санап чыгу мөмкин түгел – алар йөз утызлап: Гөлбану (“Татар хатыны ниләр күрми”Г.Ибраһимов), Айсылу (“Миркәй белән Айсылу”Н. Исәнбәт) кебек лирик героинялар да, Идмас (“Сүнмәс утлар” Г.Әпсәләмов) Клеопатра (“Дошманнар” М.Горький), Кәләмзә (“Зифа” Н. Исән­бәт), Сания (“Качаклар” Н. Исәнбәт), Мөршидә (“Ташкыннар” Т. Гыйззәт) кебек дистәләрчә кызык, чая холыклы образлар тудыру остасы да булып китә ул. Төрле  милләт  авторларының әсәрләрендә уйнаса да, Р.Хәйретдинова  –  чын мәгънәсен­дә татар халык артисткасы, аның бө­тен күзәнәге миллилек белән сугарыл­ган.

Рауза ханым – алт­мыш еллап сәхнә тоткан бәхетле артистка. Үзе мактанмас, мактанчыкларны да үз итмәс. Әмма гади тамашачыларның танып исәнлә­шүләренә чын күңелдән куаныр. “Тормышымның мәгъ­нәсе, матур нәтиҗәсе булган бит”, дип горурланып яши ул. Кечкенә генә татар авылында туган олы талант авырлык­ларга бирешмичә, таш астын­нан чыккан яшел үлән кояшка үрелгән сыман, барыбер үз биеклегенә –  ха­лык күңеленә барып  ирешкән һәм иҗаты, җырлары  белән  яшәү көчен арттырган. Ә сәнгатьнең изге вә җаваплы миссиясе нәкъ шул.

Рауза апа – март кояшыдай балкып, үзенә тартып торган шәхес.Ул гаҗәеп оптимист, тормышны, кешеләр­не ярата. Якты та­лантларга хас балаларча эчкерсез, ярдәмчел, көнкүрештә гаҗәеп уңган хатын-кыз. Бер­дәнбер һәм гомерлек яшьлек мәхәб­бәте Нуриен, йөрәк парәсе улын, киленен, оныкларын сөеп-тәрбияләп яшәргә дә, иҗат итәргә дә көч, вакыт таба белгән си­рәк артисткаларның берсе ул. 60 ел буе тугрылыклы юл­даш, таяныч, киңәшче булган ире дә Раузасын өрмәгән җиргә утыртмас.Рауза ханым баш­карган җырларның музыкаль альбомын һәм “Гомер сәхнәсе” дигән китапны чыгаруга күп көч куйган өчен дә без сәнгать сөюче Нури абыйга рәхмәтле. Күренекле артисткабыз лаеклы ялга чыкса да яраткан театрын уйлап яши.Афәрин, рәхмәт!Әле генә шаулап узган юбилеегыз белән,Рауза апа!

Юллар,юллар, авыр булса булсын – тик соңгысы гына булмасын…

Гастрольләр. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенең репертуарындагы яңа әсәрләр белән чит төбәкләрдәге  миләттәшләребезне дә  таныштырып бара. Соңгы елларда бигрәк тә Самара һәм Оренбург белән театр тыгыз иҗади элемтәдә тора.Быел да Самара шәһәре М.Горький исемендәге академия драма театры бинасында камаллылар Казаныбызда зур уңыш белән барган “Бабайлар чуагы”          (драматург Илгиз Зәйниев) комедиясен һәм Кәрим Тинчуринның үлмәс, уңмас “Зәңгәр шәл”  музыкаль комедиясен күрсәттеләр. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган бу спектакльләрдә театрның бөтен труппасы –  Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров,Ирек Баһман,Наилә Гәрәева кебек күренекле артистлар да, яңа буынның талантлы яшьләре дә катнаша. Оренбурглылар әлеге әсәрләрдән тыш Туфан Миңнуллинның “ Мулла” драмасын  да  карадылар. Марсель Сәлимҗанов һәм Туфан аганың якты истәлекләренә багышлап куелган бу  яңа спектакль милләтебезнең тормыш-көнкүрешен, әхлагын, гомумән, илдәге социаль, актуаль проблемаларны тасвирлый.

Театр апрель аенда Пермь якларына юл тота.Андагы театр сөючеләр ”Зәңгәр шәл”,”Бабайлар чуагы” һәм “Курчак туе”(Гаяз Исхакый буенча Ризван Хәмид, Мансур Гыйләҗев әсәре) спектакльләрен  күрерләр.

Камал театрының сәхнәсе буш тормый, әлбәттә.Артистлар Самарада йөргәндә Казан тамашачылары Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының өч спектаклен карый алды.Татарстанның халык артисты режиссер Рөстәм Галиев   сәхнәләштергән “Нәзер”(Т.Миңнуллин), ”Яра” (Аяз һәм Мансур Гыйләҗевлар), ”Гөнаһлы мәхәббәт”(Анатолий Иванов) спектакльләре –  театр репертуарын бизәп торучы сәнгатьчә югарылыкта эшләнгән әсәрләр.Көн дә тамаша залының тулы булуы  театр труппасының,  талантлы  яшь артистларның профессиональ уены таләпчән тамашачыларның  да зәвыгына   хуш килгәнен раслады.Туфан абыйның гаиләсе дә  яратып карады “туфанлылар”ны.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры үзебезнең республика районнарында гастрольдә йөргәндә, үз сәхнәсен Яр Чаллы татар дәүләт драма театрына бирде.

75 яшь!

Хатын-кызның яшен әйтмиләр дисәләр дә,Г.Камал театрында быел “щепкинчы” дип аталган буынның юбилей еллары икәнен барлык театр сөючеләр дә белә. Аларның шул яшьтә дә сәхнәдә гөрләтеп уйнауларына, гастрольгә йөрүләренә сокланырга һәм баш ияргә генә кала. Һәм котлаулар юллап, саулык,озын гомер, рольләр,рольләр теләргә!

Россиянең һәм Татарстаның халык артисткасы, республикабызның Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова да – юбиляр! Аның турында язмабызны алдагы санда укырсыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*