tatruen
Баш бит / Архив модератора: Римзил Вәли (страница 16)

Архив модератора: Римзил Вәли

Казан атаклы галим Надир Дәүләтне зурлады

22 октябрьдә Татарстан Фәннәр Академиясендә Төркиядә яшәүче тарихчы-галим, Татарстан фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы Надир Дәүләтнең фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган кичә үтте.

Дәвам »

Милләт кайтавазы: Истамбулда татар малае туды!

Төркиядә яшәүче Бичурилар гаиләсе татарча яшәү рәвешен сакларга тырыша, Казан-Уфа белән бәйләнешләрне өзми. Хәзер лаеклы ялда булган эшкуар Фәрит Бичури, аның хәләл җефете Рәшидә ханым чын татар рухлы ике кыз үстерделәр. Рушан һәм Йолдыз исемле бу кызлар Казанга  татар милли чараларына  килеп дуслар таптылар. Рушан Төркия егете Баркын белән гаилә корып, Ялкын исемле малай үстерәләр. Улларын милли рухта тәрбияләү өчен ...

Дәвам »

Белем көне – милләтебезнең яраткан бәйрәме

Яңа уку елында Татарстан Республикасының 1500 мәктәбендә дә укуга төштеләр. Шуларның 853 татар мәктәбе. Белем көнендә Татарстанда 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылды, аларның 8 е авыл җирлегендә урнашкан.

Дәвам »

Дмитров эзтабарлары Багратионовскига барып җиткән

2011 елның җәендә Казанга Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәреннән әдәби  туристлар  төркеме килгән иде. Андагы бер музей каршында оешкан “Строка, оборванная пулей” ватанпәрвәрләр  клубы  сугышта һәлак булган шагыйрьләр белән кызыксыналар икән. Алар  Идел ярында палаткалар корып, көн саен Казанга экскурсиягә очрашуларга килеп йөределәр.  Бу юлы әдәбият сөюче яшьләр яугир шарыйрь Фатих Кәримнең тормышын өйрәнү өчен  Казан белән таныштылар, шагыйрьгә бәйле материаллар ...

Дәвам »

Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Уку елы дәвамында дәресләр арытса, җәйге лагерларда уку үзенә күрә кызыклы, мәгънәле тамаша кебек. Бераз күңел дә ачасың, яңа дуслар белән аралашасың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, туган телең дә шомара, милли мәдәнияне, тарихны да өйрәнәсең. Андый җәйләүләр  милли үзаң үстерү һәм туган телне өйрәнү өчен файдалы. Милләттәшләр җәйге ял вакытында гына күмәкләп очрашып, аралаша ала. Финляндия татарларының җәйге лагерьлары дистә еллар ...

Дәвам »

Тарихи Болгарга Илһамлы сәяхәт

Татар халкы тарихы һәм дәүләтчелеге  өчен гаять әһәмиятле булган борынгы Шәһри Болгар тыюлыгы  ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге дөньякүләм мирас исемлегенә кабул ителде. Бу уңайдан милләтебезнең абруйлы затлары Болгарга өр-яңадан сәфәр кылалар. Болгарның яңаруы, милли ядкәрнең дөньяга танылуы бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм аның дуслары өчен дә зур бәйрәм.1990 елда төзелеп һәрвакыт кызыклы милли проектларны гамәлгә куючы “Җыен” вакыфы һәр елны атаклы җырчы ...

Дәвам »

Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында  күренекле  җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала. Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” ...

Дәвам »

«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла

Казанда “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсы үтеп китте. Аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында оештырдылар. Академик җырлау, халык җырлары башкару һәм эстрада җырлары номинациясендә үткәрелгән бу бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан,  Чувашиядән, Мәскәүдән, Сарытаудан, Самарадан, Ульяновски, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән 80 нән артык җырчы катнашты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт ...

Дәвам »