tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәүдәт Хөсәеновның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» исемле китабы басылып чыкты
Җәүдәт Хөсәеновның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» исемле китабы басылып чыкты

Җәүдәт Хөсәеновның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» исемле китабы басылып чыкты

Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган​ педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясе академигы​ Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов​ бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый, экологик тәрбия бирү үрнәге булып тора.​
Күптән түгел якташыбызның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» исемле китабы басылып чыкты.​ ​

Әлеге җыентыкка Җәүдәт Абдулловичның ике повесте, төрле илләргә сәяхәт итүдән туган тәэсирләре һәм үзен тәрбияләп үстергән әтисенең «Утлар-сулар кичеп» исемле истәлеге тупланган. Җыентык «Яшьлегемә кире кайтыр идем» повесте белән башланып китә.

Җәүдәт Абдулла улы «Өмет» редакциясенә дә үзенең китабын бүләк итеп тапшырырга мөмкинлек тапты.​

«Минем өчен иң изге, иң якын нәрсә —​ туган авылым. Кайда гына булсам да, нинди генә рәхәт-михнәт күрсәм дә, җиһанның күп илләре буйлап сәяхәт кылсам да, аннан да кадерлерәк җир тапмадым»- дигән​ гыйбрәтле сүзләр язган ул истәлекләрендә.

t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*