tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Мөслимдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Мөслимдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

13нче август көнне Мөслим мөхтәсибәте, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге “Бәхетле гаилә” проекты кысаларында күркәм чара оештырды.

Ык елгасы ярындагы “Мәхәббәт утравы”на тормышның авырлыкларын да, гүзәллекләрен дә кулга-кул тотынышып 62 ел бергә бергә үткән Люция – Мияссәр Тәхауовлар, гаилә коруларына 47 ел булган Нурсинә – Расих Каюмовлар һәм яшь гаиләләр чакырылган иде. Мөслим районының Аксакаллар шурасы рәисе, Әсхәт мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Каюмов, Мөслим муницпаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Ранас кызы Бәдретдинова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәре Диләрә Марсель кызы Шакирова кунакларны сәламләп изге теләкләрен җиткерделәр, гаиләләр кыйммәте һәм әһәмияте, шәригать буенча гаилә төзү хакында сөйләделәр.

Вәгазьләр, мөнәҗәт-шигырьләр, озак еллар дәвамында сыналган киңәшләр, берләшүгә уеннар белән аралашып барды бу мәҗлес. 12 төрле шифалы үләннәр, алар турында аннотация язылган өстәл бер генә кешене дә битараф калдырмады, һәр гаилә затлы итеп тегелгән җитен янчыкларга үзенә ошаган үләннәрдән шифалы чәй җыйды. Кунакларны Җәмигъ мәчетендә чәй өстәле көтеп тора иде. Биредә Фәрит хәзрәт үтемле итеп вәгазь сөйләде, Рифат остаз “Аралашу осталыгы” темасына мастер-класс күрсәтте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*