tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Дин (страница 221)

Рубрика: Дин

“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы резолюциясе

V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Татарстан башкаласында җыелып, традицион татар мөселман кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалауның мөһимлеген, милли үзенчәлекнең үсешен, җәмгыятьтә рухи-әхлакның потенциалын, динара, милләтара тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту буенча бердәм фикердә булуларын белдерәләр.

Дәвам »

Катнаш никахлар мәсьәләсе кискен торуы ачыкланды

Бүген V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы кысаларында "Казан" милли-мәдәни үзәгендә уздырылган «Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны» секцион утырышы узды.

Дәвам »

V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы секцияләрдә эшен тәмамлады

Хәзрәтләребез бик эчтәлекле, мәгънәле һәм күпләр өчен практик эштә кирәкле чыгышлары белән уртаклаштылар.

Дәвам »

13 июньгә каршы кич – язмышлар билгеләнә торган Бәраәт киче

Мөбәрак өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) – Бәраәт кичәсе. Быел ул 12 июньнән 13 июньгә каршы төнгә туры килә. Ягъни кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана. Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, ...

Дәвам »

“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы, Изге Болгар җыены турында Ренат Вәлиуллин һәм Рөстәм Батров аңлатма бирә

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән видеоконференциядә шушы форумга һәм 14ендә булачак Изге Болгар җыенына кагылышлы мәсьәләләр чыгарылып, анда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин шундый белешмә бирде.

Дәвам »

Иж-Бубый мәчетенә ярымайның яңасы куелды

Изге Шәгъбан аеның җомгасында Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында 1895 елда Мөхәммәтҗан бай төзеткән мәчет бинасына ай куелды. Аның манарасының 1940 елда кисеп төшерүләрен авыл халкы әле дә яхшы хәтерли. Киләсе елга 120 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк тарихи мәчет хәзер юлдан узып йөрүчеләрне алтын йөгертелгән ярымае белән каршы алып, озатып калачак, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” басмасы. http://dumrt.ru

Дәвам »