tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 926)

Рубрика: Мәдәният

Казанда “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы йомгаклау концерты уза

Бәйгенең төп максаты булып татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли мәдәниятебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү тора.

Дәвам »

Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте

Бүген Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте.

Дәвам »

V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар

Казанда 16-22 декабрьдә V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында үтәчәк режиссура лабораториясе өчен Казан шагыйрьләре Эльвира Һадиева һәм Резидә Гобәева Ирландия, Эстония һәм Россиянең бүгенге көн драматурглары иҗат иткән 4 пьесаны татар теленә тәрҗемә иткән.

Дәвам »

Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли

Җаекта (Уральск, Казахстан) казах драма бинасында Казахстан журналистлары берлеге әгъзасы, шәһәрдә һәм аннан читтә дә яхшы билгеле Рәфхәт Халелов күргәзмәсе эшли.

Дәвам »

Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде

3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр. Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының “Идел йорт” фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде. Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил ...

Дәвам »

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде

Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде. 26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде. “Гран При”га Арча Мәдәният йортының халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тәкъдим иткәннәр иде. “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштергән Бөгелмә халык театры (җитәкчесе Флюра Шәрипова) I дәрәҗә премиягә ...

Дәвам »