tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2041)

Рубрика: Милли тормыш

“Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.

Пенза өлкәсендә беренче тапкыр “Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге булды. Өлкәнең дүрт меңнән артык милләттәшебез гомер итүче Индерка татар авылында узган әлеге ярышта хатын-кызлар тапкырлыкта һәм җитезлектә, аш-суга осталыкларында гына түгел, ә Корән серләрен һәм ислам нигезләрен белүдә дә көч сынаштылар. Өлкәнең Сосновоборский районында өч татар авылы бар–Индерка,Әлмәш һәм Сәләмәс. Шуларның иң зурысы – Индеркада 4500 кеше яши. Авылда 5 ...

Дәвам »

Казанда мәдрәсә шәкертләренә Мәүлид үткәрү буенча мастер-класс оештырылды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мастер-класс үткәрелде. Пәйгамбәр туган көне турындагы белемнәрне читтән торып укучылар үзләштерде. Алар Казанга кышкы сессиягә килгәннәр. Күбесе бүгенге көндә үз авылларында имам булып эшли. 70 шәкертнең 40тан артыгы Россиянең чит төбәкләреннән килүчеләр. Татарстанда Мәүлид бәйрәме традицион ислам кануннары буенча үткәрелә. Шуңа күрә бу мирасны дин әһелләренә ...

Дәвам »

Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар

Яңа ел алдыннан Берлин филармониясендә Раштуа бәйрәме уңаеннан Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин әсәрләре яңгырады. "Шулкадәр яратып тыңладылар һәм нык алкышладылар", дип белдерә бу концертта катнашкан Илүсә Хуҗина.

Дәвам »

Конгресста кунак бар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казанда Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Атик Али белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз бу илдә яшәүче милләттәшләребез турында барды. Шулай ук, март аенда Финляндиядә узачак БТК БКның бюро утырышын планлаштырдылар Бүген Финляндиядә 800 якын татар яши. Финляндия татарлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек итә. Хельсинкидагы ...

Дәвам »

Беренче нәтиҗә билгеле

  Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче сайлап алу туры буенча нәтиҗәләрен чыгарды. Ул 16-20 декабрь көннәрендә интернет-тест формасында узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем ...

Дәвам »

Киңәйтелгән иҗтимагый киңәшмә үтте.

Чувашиянең Урмай авылында иҗтимагый киңәшмәнең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаит Зәйнуллин да катнашты. Көн тәртибендә ике сорау каралды. Беренчесе – Иҗтимагый Советны сайлау; икенчесе – авыр һәлакәтләрдә бер-береңә булышу өчен “Булышу касса” сын булдыру. Беренчесе буенча, унҗиде кеше иҗтимагый Советка сайландылар: Пахалов Рамил Җәләй улы- рәис; Гибатдинов Фәрит Абдулла улы; Сахров Нәҗеметдин Садртдин улы; Садртдинов Линар ...

Дәвам »