tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 3038)

Рубрика: Слайдер

Алабугада Габдулла Тукай мәйданы төзекләндерелә

Нәкъ бер ел элек Алабугада Габдулла Тукайга багышлап һәйкәл кую эшләре башланган иде. Ул вакытта шәһәр җитәкчеләре һәйкәл урнаштыру һәм якындагы мәйданны төзекләндерү эшләре буенча беренче киңәшмәләрен үткәрде. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Владимир Фролов хәбәрчеләргә яхшы хәбәр җиткерде – Алабугада татар шагыйренә багышлап һәйкәл урнаштыру эшләре дәвам итәчәк. – Сүз беренче мәктәп каршындагы мәйдан ...

Дәвам »

Иркутскидагы “Алтын кояш” ансамбле этнофестивальдә катнашып икенче урын яулады

Иркутски өлкәсенең Усть-Ордынский бистәсендә “Байкал нуры” – “Без төрле. Без бергә” исемле этнофестиваль үтте. Бу чара күпмилләтле Иркутски өлкәсендә яшәүче халыкларның төрлелеген күрсәтүгә һәм толерантлык тәрбәяләү максаты белән үткәрелә башлаган. Ноябрь башында үткән беренче шушындый этнофестивальдә Усть-Ордынский Бурят округының Эхирит-Булагат районындагы  Олой авылыннан “Алтын кояш” исемле татар гаилә төркеме катнашты һәм  икенче урын яулады. Бу төркем Иркутски өлкәсендә билгеле коллектив, алар җирле татарларның ...

Дәвам »

Казанда Исламга багышланган халыкара фәнни конференция уза

Казан (Идел буе) федераль университетында шушы көннәрдә "Бүгенге мәгълүмати иркенлектә мөселман хәрәкәтләре һәм Ислам идеологиясен үстерү алымнары" ("Мусульманские движения и механизмы воспроизводства идеологии Ислама в современном информационном пространстве") исемле халыкара фәнни конференция эшли.

Дәвам »

«Бер заман бардым Печән базарына…»

Күргәзмәнең авторлары, Иске татар бистәсе һәм ХХ гасыр башындагы Казанның – Тукай заманындагы Казанның мәдәни, иҗтимагый-көнкүреш, экономик һәм политик тормышы энциклопедиясе дип атала алган бу поэманың язылу тарихыннан тыш, әсәрнең татар әдәбияты һәм сәнгатенә йогынтысын да күрсәтергә тели.

Дәвам »

Белоруссия “Чишмә”се 15 еллыгын бәйрәм итә

11-15 ноябрь көннәрендә Белоруссиядәге Россиянең фән һәм мәдәният үзәгендә татар мәдәниятенә багышланган мәдәни-агарту программасы үтә, дип хәбәр итә Минскидан “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирасы дип исемләнгән оешма җитәкчесе Эльвира Левшевич. Мәдәни агарту программасы кысаларында РФ атказанган һәм Татарстанның халык рәссамы Владимир Попов күргәзмәсе үтәчәк һәм “Бибинур” фильмы күрсәтеләчәк. Шушы чаралар белән беррәттән “Чишмә” оешмасының 15 еллыгын билгеләп үтү дә ниятләнә. Тантаналы ...

Дәвам »

“Ак калфак” иң булган татар егетен сайларга булыша

Октябрь ахырында Казанда "Татар егете-2013" конкурсының шәһәр этапы узды. Бәйгенең жюри эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

Дәвам »