tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 3039)

Рубрика: Слайдер

Юбиляр

Бүген, 10 октябрь көнне Фәннәр академиясендә танылган галим, бик күп шәкертләрнең остазы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Дәвам »

Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылуга 50 ел тулды

9 октябрьдә Казанның Габдулла Тукай музеенда классик язучы Гариф Ахуновның иң танылган әсәре «Хәзинә» романына багышланган кичә узды. Ул Татар әдәбияты музее мөдире Альбина Әбсәләмова тырышлыгы белән оешкан «Татар язучылары балалары» клубы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде. «Хәзинә» романы узган гасырның 50-60 нчы еллардагы Татарстан нефтьчеләре тормышын тасвирлый. Билгеле булганча, быел Татарстанда кара алтын — нефть ятмалары табылуга 70 ел тула. Сүз ...

Дәвам »

Узып барышлый…

8 октябрь көнне Казанда, Филармония концертлар залында Гөлнара Сабированың “Узып барышлый” дип аталган  җыр кичәсе узды. Гөлнара Сабирова – танылган журналист. Бу өлкәдә ул унике ел эшли. 200дән артык шигырь һәм 100дән артык җыр авторы. Гөлнараның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдиновның да, Хәния Фәрхинең дә, Айдар Галимовның репертуарында. Күптән түгел Гөлнара Сабированың “Иң зур сөю” дигән икенче җырлар җыентыгы да ...

Дәвам »

Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды

Милләтпәрвәр фидакарь затлар, дөньялыктан бакыйлыкка күчсә дә, алар милләт хәтеренә уелып кала. Соңгы елларда Казанда Марсель Сәлимҗанов, Рәшит Ваһапов, Гариф Ахунов, Гөлшат Зәйнәшева, Хәйдәр Бигичев исемен йөрткән урамнар барлыкка килде, мөхтәрәм затларга һәйкәлләр куелды. Танылган  сәнгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Шамил Зиннур улы Закировның 2012 елның 26  февралендә вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен тирән яра булып уелды.  Агымдагы елның ...

Дәвам »

“Татар акценты – 2013” бәйгесе

Самара өлкәсе татарларының "Туган тел" һәм Самара өлкәсе татар эшмәкәрләре ассоциациясе "2013–Татар акценты" исемендәге Самара өлкәсе татарлары тормышын чагылдырган фотосүрәтләр бәйгесен үткәрәчәк.

Дәвам »

Белем бәйрәмен алып килде кыңгыраулы октябрь…

6 нчы октябрь көнне Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм укытучылар көненә туры килде. Бәйрәмне якшәмбе мәктәбе укучылары Фаил Шәрәфетдинов белән Фидаил Садретдинов алып бардылар. Мәктәп коллективын яңа уку елы белән котларга татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рафаиль Ульбеков, аксакалыбыз Альберт Даминов, Сургут шәһәренең Педагогия университеты профессоры Рәфис Шәймәрданов һәм “Сандугач” вокал-хореография ансамбле белән аның җитәкчесе Нурия ...

Дәвам »

Очрашу урыны – Казан

4 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров  Арча педагогия көллияте студентлары белән очрашты. Чара барышында сүз туган тел, тарих, мәдәният турында барды. “Казан — Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар халкының башкаласы, рухи мәркәзе. Казан — Европа һәм Азия мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул — кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр”,–дип  башлады үзенең сүзен конгресс ...

Дәвам »