tatruen
Баш бит / Слайдер / Казанның Апанай мәчете Гашурә көненә чакыра
Казанның Апанай мәчете Гашурә көненә чакыра

Казанның Апанай мәчете Гашурә көненә чакыра

Иртәгә, Мөхәррам аеның 10нчы көнендә (28нче июльдә), Казанның Апанай мәчетендә Гашурә көне уңаеннан чара үткәреләчәк. Мәчеткә җыелган дин кардәшләребезгә мөселман календарендәге әлеге истәлекле көннең әһәмияте хакында аңлатачаклар.

Иртәгә кичке җидедә (19.00) мәчеттә Коръән сүрәләре һәм салаватлар укылачак, Мөхәррам аеның һәм нәфел гыйбадәтләрнең фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр укылачак.

Ахшам намазыннан соң исә Апанай мәдрәсәсе бинасында ифтар мәҗлесе булачак. Гашурә көне чарасына һәм мәҗлескә керү ирекле, теләгән һәр кеше килеп катнаша ала.

Рәхим итегез!

Чыганак: dumrt.r

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*