tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеклы гамәл
Лаеклы гамәл

Лаеклы гамәл

Мөселманнар өчен иң лаеклы гамәлләрнең берсе – мәчет төзүдә ярдәм итү. Мәчет мөселманнар тормышында зур роль уйный: халык өчен ышанычлы тыл, традицияләрне, телне сакларга ярдәм итә, патриотик хисләр тәрбияли.

Ә безнең өчен – ул тормыш үзәге дә. Мәчетне авыл үзәгендә якташларым төзеделәр – аны һәр яктан күреп була. Бу манаралы матур архитектура корылмасы гына түгел, без анда барлык дини бәйрәмнәрне, никахлар үткәрәчәкбез, һәм яңа туган сабыйларга исемнәр кушачакбыз. Имамыбыз Бари Якуб улы безгә бергәләп Коръәнне өйрәнергә тәкъдим итте. Аллаһыга шөкер: үз имамнарыбыз бар: Хәсән Сәитов, Бари Кабуров.

Мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык булуы сөендерә, һәркем дога кыла, садака алып килә һәм дөньяви ыгы-зыгыдан ял итә ала. Әлбәттә, халкыбыз, якташларыбыз, иганәчеләребез булмаса, мәчетебез булмас иде. Һәр гаилә матди яктан да, физик яктан да ярдәм итте. Хәтта, 85 яшьлек Ризван Кашапов та читтә калмады.

Имам Бари Якуб улының нәселе төзелешкә миллион сумга якын акча керткән. Әнвәровлар гаиләсе тәрәзәләр куйды, Әминовлар төзелеш материаллары белән уртаклашты, төньяктагылар савыт-саба да, келәм дә, өстәл дә сатып алдылар. Барысын да санап бетерерлек түгел. Аларның барчасына да Аллаһы Тәгалә рәхмәтле булсын!

Безнең Мөхәрәм Айнуллина мәчет төзелгән вакытта эшчеләрне ашатты, ә бавырсаклары тантанада өстәлне бизәде – барлык кунаклар да сокланып карады. Омск, Төмән, Тубыл, Карагай, Абаулдан килгән барлык кунакларыбызга хөрмәтле һәм рәхмәтлебез! Аллаһы Тәгалә барыбызга да Үзенең мәрхәмәтен бирсен!

Нина ТУШАКОВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*