tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ишледә авыл көне

ВИДЕО: Ишледә авыл көне

Соңгы елларда республикабыз районнарында “Авыл көне” уздыру матур бер традициягә кереп бара. Сабантуйлардан аермалы буларак, гадәттә бу көнне спорт ярышлары, халык уеннары һәм һәртөрле бәйгеләр булмый. Авыл читендәге болында корбан чалып аш мәҗлесләре уздырыла, кул эшләре белән кәсеп итүчеләр остаханәләр оештыра, эшләнмәләре белән сәүдә итә, сәнгать осталары концерты була. Шундый бәйрәмнәрнең берсе Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында үтте. Бик күп санлы кунаклар арасында безнең хәбәрчебез Рамис Сафин да бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*