Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Слайдер / Фәйзелхак Ислаев: Татар телендә укыту булмагач, руслашу процессы көчәя
Фәйзелхак Ислаев: Татар телендә укыту булмагач, руслашу процессы көчәя

Фәйзелхак Ислаев: Татар телендә укыту булмагач, руслашу процессы көчәя

Татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең булмавы нәтиҗәсендә руслашу процессы көчәя. Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев ТНВ каналындагы «Ком сәгате» тапшыруына интервьюсында шушы күренешкә үзе туган төбәген мисал итеп китерде.
«Күп очракта совет заманы мәгариф системасына тәнкыйди карыйбыз. Ләкин бу чорда милли телләрдә белем алу яхшы итеп оештырылган иде. Безнең якта да — Пермьдә мин ана телендә белем алдым», — ди Фәйзелхак Ислаев.

Татар телендә генә белем алса да, тарихчы үзен көндәшлеккә сәләтле шәхес дип саный.

«Кызганыч, бүгенге буынга ана телендә укырга бернинди мөмкинлек юк. Хәзер Пермьдә бөтен мәктәпләрдә дә уку рус телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты өченче дәрәҗә фән буларак кына керә. Бу бик начар. Ана телендә уку булмагач, әкренләп руслашу процессы көчәя, дип уйлыйм.Әлбәттә, тел безнең якта татар авылларындагы гаиләләрдә саклана. Шулай да укыту ана телендә булырга тиеш», — дип саный галим.

Ләйсән Рәхмәтуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*