tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Каргалысы авылы ничек яши?
Татар Каргалысы авылы ничек яши?

Татар Каргалысы авылы ничек яши?

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсенә эш сәфәре Татар Каргалысы авылында узды. Исегезгә төшерәбез, 24-26 февраль көннәрендә әлеге өлкәдә очрашулар, ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру тантанасы  узды.

Бүген иртәдән Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Идел буе федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активы Татар Каргалысы авылылына килде. Биредә аларны авыл советы башлыгы Тәлгать Хәсәнов һәм җирле халык чәк-чәк, җыр-моңнарыбыз белән каршы ала. Кунаклар белән очрашу мәдәният йортында узды. Тәлгать Хәсәнов залга җыенучыларга кыскача авыл тарихын сөйләде.

Татар Каргалысына 1741 нче елда Сәет (Сәгыйть) Хәялин нигез салган. Ул чыгышы белән Казан өязеннән. Авылда өч тапкыр бик зур янгын чыгып, күп кенә өлеше көлгә әйләнгән. Аннары яңадан торгызыла. “Хәзерге вакытта Татар Каргалысында 5 меңләп кеше яши. Балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты эшли. 3 мәчет бар. Мәктәптә 600 дән артык бала белем ала. Татар теле дәресе фән буларак укытыла. Мәктәп бинасында инде 7 еллап музей эшли. Мәдәният йортында “Яктылык” дип аталучы үз театрыбыз бар. Бию ансамбле дә оештырдык. Авылдагы хатын-кызларның күпчелеге шәл бәйләү белән шөгыльләнә,”-дип таныштырды Тәлгать Хәсәнов Татар Каргалысының бүгенгесе белән.

Милли Шура рәисе авыл советы башлыгына ачык йөз белән каршы алулары, кунакчыл булулары өчен рәхмәтен җиткерде. Оренбург өлкәсендә узган сәфәре хакында, ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы турында сөйләде. Васил Шәйхразыев татар телен саклау, моның өчен гаиләдә туган телебезгә зур игътибар булырга тиешлеге хакында да искәртте. 2010 елда уздырылган халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Татар Каргалысы авылында яшәүчеләрнең 90 проценты татарлар.

Очрашу тәмамланганнан соң, Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация балалар бакчасы, мәктәп белән танышты, авылдагы борынгы гыйбадәт йорты – “Куш-манара” мәчетендә булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*