tatruen
Баш бит / Слайдер / Илсур Һадиуллин: Татар теле дәресләрен бер сәгатькә генә калдыру — телне мыскыл итү
Илсур Һадиуллин: Татар теле дәресләрен бер сәгатькә генә калдыру — телне мыскыл итү

Илсур Һадиуллин: Татар теле дәресләрен бер сәгатькә генә калдыру — телне мыскыл итү

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, мәктәпләрдә татар телен укытуны бер сәгатькә генә калдыру телне мыскыл итү дигән сүз.

«Чит телне өч сәгать укып, татар телен бер, ярты сәгать кенә укыйбыз яисә аны бөтенләй уку планының арткы өлешенә калдырсак, бу — күрә торып, аны мыскыл итү дип атала. Без бөтен нәрсәне үз агымы белән матур, җайлы гына барсын дип эшли алмыйбыз. Халыкка телнең әһәмиятен, мөһимлеген җиткерергә кирәк», — диде ул Россия төбәкләреннән килгән татар оешмалары семинар-киңәшмәсендә.

Татарстан мәгариф министры ата-аналарга балалары белән сөйләшергә кирәклеген әйтте.

«Әгәр дә без математика, физика һәм башка фәннәрнең кирәкме-юкмы икәнен сорасак, ата-аналар: „Безгә алар кирәк түгел“, — дияргә мөмкин. Ә мәгариф турындагы законда: „Туган телләр мәҗбүри укытылырга тиеш“, — дип язылган. Кайсы телне сайлыйсын әти-әни хәл итә. Халык үз телләренең кирәклеген аңларга тиеш», — диде Илсур Һадиуллин.

Әлеге минутларда Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләреннән укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе бара.

Чарада шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, илнең 25 субъектыннан килгән 150 делегат һәм башкалар катнаша.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*