tatruen
Баш бит / Слайдер / Иркутск өлкәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс игълан ителде
Иркутск өлкәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс игълан ителде

Иркутск өлкәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс игълан ителде

Иркутск өлкәсендә Советлар Союзы Герое, танылган татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби конкурс була.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйге дистанцион рәвештә үткәрелә. Анда катнашу өчен фронтовик язучыларның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр чакырыла.

Катнашучылар барлыгы өч яшь категориясенә бүленә – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, 36дан 50 яшькә һәм 51 яшьтән өлкәнрәкләр.

Конкурсантлар комиссиягә Җәлил шигырен татар телендә башкарган роликны тәкъдим итәргә тиеш.

Оештыручылар Бөек Ватан сугышы геройлары турында тарихи мирасны саклау һәм Муса Җәлил иҗатын популярлаштыру бурычын куя.

Катнашучыларның эшләре 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр [email protected] электрон адресына кабул ителә. «Шигырь укучылар конкурсына» дигән тамга кую сорала.

Конкурс нәтиҗәләре 15 октябрьдә билгеле булачак, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*