tatruen
Баш бит / Слайдер / Пензада Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган форум турында фикер алыштылар
Пензада Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган форум турында фикер алыштылар

Пензада Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган форум турында фикер алыштылар

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Пенза татарлары: милли үзенчәлек һәм дин» Бөтенроссия форумы турында фикер алыштылар.

Эшче төркем утырышында форумның оештыру төркемен булдыру, фикер алышу мәйданчыклары өчен темалар төзү, Алтын Урданың башкаласына экскурсия үткәрү, Ислам динен кабул итүгә багышланган чаралар уздыру турында сөйләштеләр, дип яза Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Чарада дин әһелләре, мәдәният министрлыгы, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, татар автономиясе җитәкчелеге һәм башкалар катнашкан.

Утырыш нәтиҗәләре буенча проектны оештыручылар, партнерлар һәм оештыру комитеты әгъзалары билгеләнде, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*