tatruen
Баш бит / Слайдер / Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Каникулны Башкортстанда үткәргәнгә күрә татарча аңлыйм
Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Каникулны Башкортстанда үткәргәнгә күрә татарча аңлыйм

Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Каникулны Башкортстанда үткәргәнгә күрә татарча аңлыйм

Свердловск өлкәсе Екатеринбург шәһәреннән Юлия Җиһаншина җәйге каникулларын Башкортстанның Аскын районы Каюм авылында үткәргән булган. Татар телен аңлавын ул җәйне Башкортстанга үткәргәнгә күрә, дип аңлата.

«Татар телен яхшы аңласам да, начар сөйләшәм. Әти-әнием татарча сөйләшә, алар Башкортстанның Аскын районы Каюм авылында туып үскән. Екатеринбургта тусам да, җәйге каникулларда авылга – Башкортстанга кайта идем. Шуңа күрә татар телен аңлыйм», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар яшьләре көннәрендә.

Аның әйтүенчә, Свердловск өлкәсендә татарлар күп. «Екатеринбургка татарлар күпләп килеп урнашкан, соңгы арада Башкортстаннан татарлар килә башлады», – диде ул.

Галим Николай Максимов үткәргән татар теле дәресләрендә ул татарча җөмләләр төзергә, матур сөйләшергә өйрәнгән. «Аның китабын алырга булдым, алга таба телемне тагын да шомартырга, камилләштерергә телим. Монда һәркем синең өчен җан атарга риза, аерым-аерым йөрүче кешеләр юк. Бөтен кеше бердәм», – диде ул.

«Моннан тыш, шәҗәрә турында да кызыклы лекция тыңладым. Остаханәләргә йөрдем, түбәтәй тегәргә өйрәндем. Шуңа күрә хәзер үзебезнең төбәктә дә түбәтәйләр ясау буенча остаханәләр ясарга ниятлибез», – ди катнашучы.

Юлия Җиһаншина Татар яшьләре көннәрен – төрле делегацияләрдән килгән татар яшьләрен берләштерү мәйданчыгы дип атады. «Мәсәлән, Свердловскида татар командасы бар, аның турында белүчеләр сирәк. Ә мондый чаралар яшьләрне тагын да активлаштырып җибәрә, телне камилләштерү өчен, үзеңне татар итеп хис итәргә оялмаска, үз милләтеңне яратырга этәргеч бирә», – ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*