tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер татар сәүдәгәрләре
Сембер татар сәүдәгәрләре

Сембер татар сәүдәгәрләре

Ульяновск өлкәсе татар эшмәкәрләренең “Сембер” клубы тарих фәннәре кандидаты, танылган краевед Римма Вильданованың күптәнге хыялын чынга ашырды. Алар күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән Сембер татар сәүдәгәрләренә багышланган стенд-күргәзмә әзерләгәннәр.

Стенд-күргәзмәдә 19-20 нче гасырларда Сембер төбәгендә яшәгән татар сәүдәгәрләре Акчуриннар, Абушаевлар, Алеевлар, Бахтеевлар һәм Тенишевлар нәселләренең данлыклы вәкилләре, аларның эш-гамәлләре, хәйриячелек эшчәнлеге турында бай эчтәлекле мәгълүматлар урын алган.

Шәһәребезнең 17 нче модельле китапханәсендә күргәзмәне татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим итү кичәсе узды. Күргәзмәнең авторы, Сембер сәүдәгәрләренең тормыш юлын өйрәнүче Римма Вильданова мөһим вакыйгаларны, кызыклы фактларны искә алып үтте.

“Шөкер, төбәк тарихы белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта бара. Нәсел агачларын – шәҗәрәләрен барлаучылар еш кына әби-бабалары яшәгән җирләргә аяк басалар, буыннар бәйләнешен, ерак тамырларын өйрәнәләр. Аларның һәрберсенә ярдәм итәргә тырышам, тарихи һәм истәлекле урыннарга экскурсиягә алып барам. Күпчелек сәүдәгәрләребез, татар зыялылары шәһәребезнең үзәк өлешендә гомер кичергәннәр, мәчет һәм мәдрәсәләр төзегәннәр, кибетләр тотканнар. Лосевая – Федерация урамында Акчуриннар, Алеевлар һәм Бахтеевлар көн күргән торак йортларның байтагы бүгенге көнгә кадәр сакланган. Соңгы елларда шуларның берничәсе өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәтенә кайтарып бирелде”,- диде Римма Камил кызы.

Күргәзмәдә урын алган мәгълүматлардан күренгәнчә, сәүдәгәр Акчуриннар постау фабрикасы, агач эшкәртү комбинатлары тотканнар, бик күп мәчет һәм мәдрәсәләр салдырганнар. Мәсәлән, фабрикант Хәсән Акчурин укымышлы булып, тарих белән кызыксынган. Аның тимер акчалардан, кулдан язылган иске китаплардан тупланган китапханәсенә тиңнәр булмый. Акчуриннар гаиләсенең чит илдән кайтартылган пианиносы бүген Татар мәдәният үзәге музеенда олы ядкарь булып саклана.

1896 елда меценат Хәсән Алеев ярдәмендә (ул җир кишәрлеге бүлеп бирә) Мәләкәс шәһәрендә сафка бастырылган мәчет 1992 елда мөселманнарга яңадан кайтарылды. Шушы нәсел вәкиле Фәхри-Бану Алеевага никахны Сембер якларына махсус чакыру буенча килгән танылган дин белгече, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанидән укытулары турында да мәгълүмат бар.

Күрше Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туып үскән Сираҗетдин Бахтеев Сембер каласында гомер кичергән. Укый-яза белмәүче, ягъни грамотасыз булуына карамастан, ул постау фабрикалары, сәүдә үзәкләре ачып җибәрә, мәчетләр төзетә.

Шәмси Абушаевның хәзерге Бирючевка бистәсе җирләрендә җәелеп киткән алма бакчасында моңа кадәр тирә-якта таныш булмаган яңа сорт алмалар үсә. Тәмле алмаларны хәтта Мәскәүгә, патша табынына да озаталар. Абушаевның өч зур кибетендә чит илдән кайтартылган азык-төлек товарлары, шул исәптән чәй, кофе һәм шикәр сатып алырга мөмкин була.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин искиткеч бай эчтәлекле күргәзмә әзерләгән өчен “Сембер”леләргә һәм тарих фәннәре кандидаты Римма Вильдановага рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Римма Камил кызы дистә елдан артык инде тарихыбызны барлау һәм халыкка җиткерү белән җитди рәвештә шөгыльләнә. Ул һәрвакыт рәсми мәгълүматларга таянып эш итә, һәр сорауга төпле дәлиле бар. Татарлар тормышына, мәшһүр шәхесләребезгә багышланган документаль китаплар бастырып чыгара”,- диде Рамис Сафин.

“Сембер” бизнес-клубы җитәкчесе Эльмира Алиякберова татар эшмәкәрләренең тарихыбызны өйрәнүгә ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер булулары турында белдерде.

“Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк, дип дөрес әйтәләр. Сембер татар сәүдәгәрләренең хәйриячелек эшчәнлеге безнең өчен үрнәк булып тора”,- диде Эльмира Рамил кызы.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне әлеге күргәзмә белән таныштырырга тәкъдим итте. Яшь буын вәкилләрен шундый шәхесләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, алар татар булулары белән горурланып үссеннәр, диде ул.

Китапханәче Гөлфия Сәмигуллина семберлеләрне, шәһәребез кунакларын бер ай дәвамында китапханәдә эшләячәк стенд-күргәзмә белән танышырга чакырды.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*