tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда 8 сентябрьдә “XI Якупов укулары” уза
Казанда 8 сентябрьдә “XI Якупов укулары” уза

Казанда 8 сентябрьдә “XI Якупов укулары” уза

Сафәр аеның 12 нче көнендә (8 сентябрьдә) Россия ислам институтында  “XI Якупов укулары” узачак. Быел укулар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140-еллыгы, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы кысаларында Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Якупов укуларына дин әһелләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм башка хөрмәтле кешеләрнең килүе көтелә. Конференцияне Татарстан мөфтитенең мәгариф буенча урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин алып барачак.

Конференция барышында танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясаячак. Моннан тыш, конференциядә аерым игътибар Вәлиулла Якупов тырышлыгы белән 1993 елда халыкка кайтарылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышланачак.

Аерым алганда, чыгыш ясаучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Кукмара  мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясы кафедрасы доценты, «Иман» нәшрияты директоры Нияз Сабиров, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Наил Гарипов һ.б. бар. Тулырак мәгълүмат – программада.

Якупов укулары кысаларында Вәлиулла хәзрәт нигез салган, ел саен “Идел” журналы белән берлектә оештырыла торган “Таян Аллаһка!” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы да булачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт, Россия ислам институты (актлар залы). Теркәлү: 8:30 – 9:00.

“XI Якупов укулары”на журналистлар чакырыла. Аккредитация өчен телефон: 89178646480 (Римма Гатина)

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*