tatruen
Баш бит / Слайдер / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә китә
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә китә

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә китә

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 8-11 февраль көннәрендә Омск шәһәрендә эшлекле очрашулар уздыра. Сәфәр “Татарлар: гамәл Стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә Себер федераль округына кергән татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашып, Бөтендөнья татар конгрессының 2020 нче ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясый һәм 2021 нче елга эш планы карала. Җирле җитәкчеләр белән рәсми очрашулар да көтелә.

10 нчы февральдә Үләнкүл авылында “Себер татары утары” ачылу тантанасы узачак. Милли Шура рәисе әлеге чарада да катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*