tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда укучылар өчен Нәкый Исәнбәт туплаган уеннардан буктрейлерлар тәкъдим ителгән
Казанда укучылар өчен Нәкый Исәнбәт туплаган уеннардан буктрейлерлар тәкъдим ителгән

Казанда укучылар өчен Нәкый Исәнбәт туплаган уеннардан буктрейлерлар тәкъдим ителгән

Казанның 14 нче татар гимназиясендә Казан федераль университеты базасында оештырыла торган татар галиме Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XVI республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткән.

«Балаларга быел татар язучысы, фольклорчы Нәкый Исәнбәт туплаган табышмаклар бәйгесе, Исәнбәт туплаган уеннарга багышланган буктрейлер форматындагы медиапроектлар конкурсы да уздырылды. Конференция татар һәм рус телләрендә алып барылды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова.

Оештыручылар әйтүенчә, конференциянең үзенчәлеге — һәр елны аерым бер темага багышланган секция эшләү. «Дөнья цивилизациясе контекстында милли мәдәниятебез» секциясе быел Нәкый Исәнбәт иҗатына йөз тотылган. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны — 260, шуларның 148 сайлап алу турын узып, фәнни эшләре белән катнашкан.

Секциядә «Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлының таныш булмаган битләре», «Нәкый Исәнбәт һәм аның замандашлары», «Язучы Нәкый Исәнбәт әсәрләренең яңгырашы», «Язучы Нәкый Исәнбәт әсәрләренә тәнкыйди караш», «Тәрҗемәче Нәкый Исәнбәт иҗаты», «Нәкый Исәнбәт һәм хәзерге заман татар әдәбияты» кебек темалар каралган.

«Һәр секция актуаль, чыгышлар кызыклы, үтемле, ә иң мөһиме — татар милләтенең җәүһәрләрен саклап киләчәк буынга тапшыру өчен менә дигән мөмкинлек. Укучылар татар халкының эшлеклеләре белән якыннан танышып кына калмый, конференция тудырган мохиткә кереп чума. Милләтебез яшәсен, телебез саклансын өчен мондый чаралар булыр дип ышанам», — диде Хәбетдинова.

Үзләрен фәнни юнәлештә сынап карарга теләүче укучылар, яшүсмерләр өчен беренче тапкыр гимназия ишекләре 2005 нче елда ачылган. Шул вакыттан бирле конференциядә барлыгы 600дән артык укучы һәм укытучылар катнашкан. Конференция КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә үткәрелгән.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*