tatruen
Баш бит / Слайдер / Ютазыда Рөстәм Кутуйга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак
Ютазыда Рөстәм Кутуйга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

Ютазыда Рөстәм Кутуйга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

22 апрель көнне Ютазы мәдәният йортында язучы Гадел Кутуй улы Рөстәм Кутуйның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак.

«Чарага Казаннан язучылар һәм композиторлар чакырулы. Кичә, аның бер әсәре исеменнән чыгып, «Я был на той войне» дип атала. 23 апрель көнне кичә Башкортстанның Октябрский шәһәрендә узачак», – диде чараны оештыручы Ильмира Гобәйдуллина.

  • Рөстәм Кутуй (1936-2010) – шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче. 1936 елның 11 ноябрендә Казанда татар язучысы Гадел Кутуй гаиләсендә туган.
  • 1960 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире була.
  • 1964 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән. Татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән.
  • 2010 елның 7 гыйнварында 74 яшендә вафат була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*