tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Федераль Сабан туена әзерләнә
Ульяновск өлкәсе Федераль Сабан туена әзерләнә

Ульяновск өлкәсе Федераль Сабан туена әзерләнә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев бүген Ульяновск өлкәсендә эш сәфәре белән. Ул Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туе узачак урында алып барылган төзекләндерү эшләре белән танышты. Милли бәйрәмебез быел июнь аенда үткәреләчәк. Чара 3 мөһим датага багышлана: Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы, беренча басма татар китабы нәшер ителүенә 300 ел һәм СССР төзелүгә 100 ел.

Васил Шәйхразыев шулай ук Ульяновск шәһәрендәге Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге белән танышты. Анда оештырылучы чаралар хакында Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин җиткерде.Үзәк милләттәшләребезнең очрашу урыны гына түгел, биредә гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне саклау буенча түгәрәкләр эшли, иҗат коллективлары шөгыльләнә.

Бүген Ульяновск шәһәрендә өлкәкүләм Ифтар уза. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев әлеге чарада да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*