tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Туган тел фест — 2022» фестивале уза
Казанда «Туган тел фест — 2022» фестивале уза

Казанда «Туган тел фест — 2022» фестивале уза

«Туган тел фест — 2022» фестивале татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар ѳчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Дәресләрдә  татар мохитен ничек булдырырга? Укытуның нәтиҗәлелеген ничек арттырырга? Балаларда  татарча  аралашу телəге тусын  өчен,  дәресне ничек алып барырга?

Фестивальдә бу һәм тагын күптөрле башка сорауларга җавап табу өстендә эш алып барылачак, әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үтәчәк.

Фестивальнең максатлары:

  • Казан шәһәренең балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр бердәмлеген булдыру;
  • тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру, практик юнәлешле педагогик чаралар үткәрү;
  • укытуның сыйфатын үстерү барышында туган проблемалар һәм  тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру.

balacitykzn.timepad.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*