tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Режиссер Алмаз Нургалиевның “7 утрау арасында” фильмы тәкъдим ителде
Режиссер Алмаз Нургалиевның “7 утрау арасында” фильмы тәкъдим ителде

Режиссер Алмаз Нургалиевның “7 утрау арасында” фильмы тәкъдим ителде

“7 утрау арасында” фильмы күз яшьләрен дә китерде, хәтирәләрне дә яңартты…

Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараенда әлеге фильм 2 сеанста тәкъдим ителде.

“Алма – агачыннан ерак төшми” диләрме әле халкыбызда?! Әйе, чынлап та,  фильм режиссёры  Алмаз Нургалиев Актаныш районында туып-үскән, республикабызның күренекле шәхесләре – Азат Нургалиев һәм Кәдрия Идрисованың уллары.

XVII Казан халыкара мөселман киносы “Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм” номинациясендә җиңү яулаган киноны “Актаныш-информ” журналистлары да карады, тамашачының фикерләрен белеште.

Күпләр, бу фильмда узган гасырдагы ил-көн вакыйгаларының чагылышын, бүгенге көн кадагындагы – авыллар “картайганын” да күргән.

1960нчы елларда Кама ГЭСын төзү чорында күп кенә хуҗалыкларга, авылларга су басу куркынычы яный. Актаныш районының Өшәр авылы да шул хәлдә кала һәм авыл халкы күченеп китәргә мәҗбүр була, әмма авылны су басмый! Биредә бердәнбер-бер кеше — Габдулла Хәйбуллин яшәп, көн күрә. Берничә ел элек ул вафат була.

“7 утрау арасында” фильмы буенча очрашу кичәсендә Алмаз Азат улы тамашачылар белән аралашып, “ачык микрофон” форматында әңгәмәләште. Залда төп геройның кызы – Роза ханым Хуҗина да бар иде. Үз чиратында ул әтисе хакындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кино һәркемдә тирән уйлану хисләре тудырды, кемнәрнеңдер күзләренә хәтта яшь тамчылары бөркелде.

Юлай Низаев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*