МӨХӘММӘТҖАНОВА Сәидә Айрат кызы. 2001 елның 12 гыйнварендә Казан шәһәрендә туа. 5 яшеннән «Ак калфак» фольклор төркеменә йөри, мөнәҗәтләр җырларга өйрәнә. 6 яшеннән башлап танылган татар җырчылары Асылъяр һәм Габделфәт Сафин концертларында катнаша. Алар белән бергә Россия шәһәрләре буенча гастрольләргә чыга. Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Татарстан районнарында, хәйрия концертларында чыгыш ясый. 9 яшендә Сәидә Югары Пышма шәһәренең (Свердлау өлкәсе) музыка мәктәбендә үзенең беренче сольный концертын оештыра. Әле бик яшь булуына карамастан, ирешкән уңышлары инде шактый: Халыкара, Россиякүләм, регионара, республика бәйге фестивальләрендә Гран-при иясе, лауреат, дипломат… Шулай ук ул – «Мини-Мисс Татарстана», Казан шәһәре мэрының исемле стипендиаты, XIV «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә «Вокал» номинациясендә Гран-при иясе, Универсиада-2013 кысаларындагы мәдәни чараларда моңлы тавышы белән башкалабыз кунакларын шатландыручы, 1нче каналдан «Голос. Дети» тапшыруында татар телендә «Су буйлап» җырын башкарып, тамашачыларны, жюриларны шаккатырган талантлы, милли җанлы, матур һәм сөйкемле кыз.
Сәидә, җырга, моңга мәхәббәт, сәләт каян килә сиңа?
– Минем уйлавымча, бу сәләт, сәнгатькә мәхәббәтем әбиләремнән киләдер. Әнием ягыннан әбием бик матур шигырьләр яза һәм аларны сәнгатьле итеп укый. Шулай ук ул мөнәҗәтләр һәм татар халык җырларын бик матур җырлый. Ә әтием ягыннан әбием, ул хәзер кызганычка каршы вафат инде, сәхнәгә чыгып шигырь укыганда залдагы тамашачылар елый торган булган. Ике әбием дә сәнгатькә якын булганлыктан, аларның шул мәхәббәте миңа да күчкәндер.
Репертуарыңда җырлар күпме, алар барысы да халыкчан җырлармы?
– Репертуарымда җырлар бик күп. Милли татар халык җырлары да бар, француз, итальян телендәге җырларым бар, өч телдә башкарыла торган «Аллилуйя» («Hallelujah») җыры, эстрада җырлары, классик җырлар, мисалга Аве Мария («Ave Maria»)…
Татар халык җырларына өстенлек бирәсенме? Яки сәнгатьтә алай өстенлек бирергә кирәк түгелме?
– Татар халык җырларына өстенлек бирәм. «Голос. Дети» тапшыруында да мин махсус «Су буйлап» җырын җырладым, бик күпләр үгетләсә дә, Дима Билан, Пелагея, Максим Фадеев берсе дә аңламаячак бит синең ни турында җырлаганыңны дисәләр дә… Ә минем татар җырының матурлыгын һәм моңын 1нче каналдан бөтен илебезгә ишеттерәсем килде һәм бу хыялым тормышка ашты.
Һәрбер бәйгедә, һәрбер мәдәни чарада катнашыр өчен зур тырышлык һәм әзерлек кирәк. Мәктәпкә укырга йөрергә вакытың каламы дип сорыйсы килә.
– Вакытым бик аз кала, мине төрле-төрле концертларга чыгыш ясарга чакыралар. Ә хәзер, 1нче каналда да чыгыш ясагач, андый чакырулар бик күп. Шулай ук җыр конкурсларына әзерләнү дә күп вакытны сорый.
Гаиләгез Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә яшәгәндә синең академик вокал буенча укытучың Анатолий Губский иде. Ә Казанга кайткач монда синең белән кем шөгыльләнә?
– Хәзерге вакытта минем музыка укытучым Гөлназ Абдуллина. Ә репертуарга җыр сайлаганда без гаилә белән хәл итәбез, күпчелек очракта әтинең фикере белән килешәм.
Үзеңнен кызыксынуларың турында да сөйләп кит әле бераз. Җыр сәнгатеннән кала син тагын нәрсә белән шөгыльләнәсен?
– Мин чигәргә бик яратам. Дәү әниемнең юбилее булган иде һәм мин аңа туган көненә үзем чигеп ясаган бүләк тапшырдым. Рәсемнәр ясарга да яратам, күбрәк күчермәләр матур килеп чыга. Фортепианода уйныйм, фольклор ансамбленә йөргәндә курайда уйнарга өйрәндем, ләкин яхшы уйный алам дип әйтмим, тик шулай да берничә җырны уйнап күрсәтә алам.
Әдәбият укыйсынмы?
– Мәктәптә укырга кушылган әсәрләр белән генә чикләнмим, тик шулай да китап укырга вакытым күп калмый. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятын да яратам. Хәзерге вакытта Элинор Портерның «Поллианна» исемле романын укыйм.
Репертуарыңда иң яраткан җырың кайсысы?
– Бу сорау минем өчен иң авыры… Репертуарымдагы бөтен җырларым да ошый. Мин аларның һәркайсын җырлаганда бөтен күңелемне бирергә тырышам.
«Голос. Дети» тапшыруында чыгыш ясаганнан соң социаль челтәрләрдә синең белән танышырга теләүчеләр, синең иҗатыңа гашыйк булучылар саны күбәйгәндер. Алар язган хатларга җавап биреп өлгерәсеңме?
– Вакытым булса, мин аларга җавап язам инде… Бик күп хатлар килә, тик, кызганыч,мин аларны укып, барысына да җавап биреп өлгерә алмыйм.
Ә шул хатлар арасында сине тәнкыйтьләп язганнары бармы?
– Төрлесе бар инде… Минем җырлавым кемгәдер ошарга, ә кемгәдер ошамаска да мөмкин бит. Миңа андый вакытта әнием урыс халык мәкален әйтеп куя: «На вкус и цвет товарищей нет», – ди. Ә әти, гомумән, андый язмаларга игътибар итмәскә куша.
1 нче каналдан «Су буйлап» җырын башкарганда күп кенә тамашачы, татар телен белмәү сәбәпле, җыр сүзләренең мәгънәсенә төшенә дә алмагандыр. Тик шулай да тамаша залында утыручыларның дәррәү кубып кул чабып утырулары күренде.
– Урыс милләте вәкилләре җырның сүзләрен аңламадылар шул, тик шулай да җылы кабул иттеләр, мин үзем дә шаккаттым. Шуны да әйтәсем килә, иҗатым белән кызыксынып, уңышларыма сөенеп социаль челтәрләрдә хатлар язучыларның күбесе урыс милләте вәкилләре. Урысларга да, татарларга да бу җыр ошаганга мин бик сөендем.
Камилла Кусова, Рената Таҗетдинова белән бергә җырлаган «Аллилуйя» җырының син гарәпчә өлешен җырладың. Гарәп телен дә беләсеңме?
– Гарәп телен белмим, җырның гарәпчәсен мин дини җырлар башкаручы Сами Юсуфның (Sami Yusuf) аудио язмаларын тыңлап өйрәндем.
Мәктәпне тәмамлагач нинди белгечлек сайларга уйлыйсың?
– Хәзер төгәл әйтә алмыйм, җыр минем өчен хобби кебек. Әти миңа җырдан башка берәр һөнәрең булырга тиеш, дип һәрвакыт әйтеп килә. Үзем мин гуманитар фәннәргә өстенлек бирәм, бәлкем рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырмын.
Киләчәккә планнарың нинди?
– Концертларда, конкурсларда катнашырга һәм укырга.
Хыял, теләкләрең?
– Әти-әнием исән-сау булсыннар һәм дөньяда тынычлык булсын.
Бик зур рәхмәт Сәидә. Син безнең халкыбызның горурлыгы. Иҗатыңда зурдан-зур уңышлар сиңа!
Булат ИБРАҺИМОВ
“Халкым минем” газетасы
апрель 2015