tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 19 декабрьдә Арчада «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесенең финалы узды
19 декабрьдә Арчада «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесенең финалы узды

19 декабрьдә Арчада «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесенең финалы узды

Инде өченче ел рәттән Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесен  оештыра. Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында уздырылучы әлеге чара узган елларда Кукмара, Теләче районнарында үткәрелеп, быел эстафетаны Арча районы кабул итеп алды.

Әлеге бәйгедә катнашу өчен, Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән, барлыгы 250 гариза кабул ителде. Шуның 26 сы иң яхшылары дип сайланды һәм финалга узды. Финалистлар 19 нчы декабрь көнне Арча районы Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда сәхнәдә үз проектларын яклады.

– Бөтендөнья татар конгрессында киләсе 2024 ел Шәхесләр елы дип игълан ителде. Бүгенге чара белән без Шәхесләр елына да старт бирәбез. Ник дигәндә, һәр җирлекнең, һәр нәселнең үз шәхесләре бар. Бүгенге эзләнүләр, төзелгән шәҗәрәләр шуны раслый, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы җиңүчеләрне бүләкләгәндә.

Бәйгенең төп бүләге – гран-прига Арча районыннан 9 сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева лаек булды. Аның проект эше туганы язучы Гайсә Гатауллинга багышланган иде. Киләчәктә мәрхүм язучының кулъязмаларын бастырып чыгарырга хыялланалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*