tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2018нче елның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Хөсәеновлар гаиләсе лаек булды
2018нче елның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә  Хөсәеновлар гаиләсе лаек булды

2018нче елның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Хөсәеновлар гаиләсе лаек булды

Әлеге медаль 25 елдан артык бергә булган, тугрылык, мәхәббәт белән дан казанган, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

Тәбрис Салих улы һәм Мәдинә Мингариф кызы төзегән гаиләгә 38 ел. Алар бүгенге көндә 8 онык үстерәләр. Тәбрис абый – Татарстан республикасының атказанган укытучысы, 40 ел буе биология фәнен укыта. Мәдинә апа күп еллар Карадуган авыл җирлегендә баш хисапчы булып эшли. Алар күпсанлы диплом, грамота, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары иясе, 4 баланың әти-әнисе.

Хөсәеновларның яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүе аеруча рәхмәткә лаек. Тәбрис абый белән Мәдинә апаны медаль белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин бүләкләде. Үрнәк гаиләне “Хезмәт” газетасының баш мөхәррире Вакыйф Мансур улы, Балтач районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Рәис кызы, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Фаил кызы да котлады. Аларга Тәбрис абыйның укучылары, Карадуган гимназиясенең физика укытучысы Рәйхана Марданова һәм Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев кушылды.

Миләүшә Халикова.

http://baltaci.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*