Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсенең “Заман” татар мәдәни үзәге рәсми теркәлү узган
Омск өлкәсенең “Заман” татар мәдәни үзәге рәсми теркәлү узган

Омск өлкәсенең “Заман” татар мәдәни үзәге рәсми теркәлү узган

Омск өлкәсенең “Заман” татар мәдәни үзәге Россия Федерациясе Юстиция Министрлыгында рәсми рәвештә теркәлү узып, таныклык алган. Бу хакта “Заман” җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова хәбәр итә.

“Без моңа өч ел дәвамында килдек. Өч ел дәвамында гамәлгә куючылар гел алмашынып торды. Бары “Заман”га ышанучылар һәм үз мәдәниятен сакларга һәм үстерергә теләүчеләр генә безнең белән калды”, – диелә хәбәрдә.

Чулпан Фәхретдинова сүзләренчә, теркәлү узу җиңел булмаган һәм оешма вәкилләре еш кына каршылыкларга очраган.

“Документлар җыеп, аны имзалау бер нәрсә. Ә бит аннан соң йөкләнелгән җаваплылык бар. Әмма әзер документларны кулыма алгач минем сөенечемнең чиге юк иде. Ниһаять, “Заман” теркәлде”, – дип шатлыклы хәбәре белән бүлеште Чулпан Фәхретдинова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*