tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елда «Хозур» нәшрият йорты 160 мең данәдән артык китап бастырды
2020 елда «Хозур» нәшрият йорты 160 мең данәдән артык китап бастырды

2020 елда «Хозур» нәшрият йорты 160 мең данәдән артык китап бастырды

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора, ул «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2020 елда мөселманнарны агарту, милли мәдәният, гореф-гадәтләр һәм акыл потенциалы үсешенең мөһим факторы буларак, укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, нәшрият тарафыннан 70 исемдәге китап ,бастырып чыгарылды. Аларның гомуми тиражы 162 000 данә тәшкил итә. Аларның өчтән бер өлеше – классик дини хезмәтләр, өчтән икенче өлеше – хәзерге заман дин әһелләренең китаплары, дистәдән артык атамадагысы – дәреслекләр һәм уку әсбаплары. Шунысы игътибарга лаек: барлык китапларның күп өлеше (якынча 40%ы) татар телендә нәшер ителгән. Ә 2013 елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гарәп, татар һәм рус телләрендә гомуми тиражы 770’350 данә булган 284 тән артык исемдәге китап чыгарылды.

Моннан тыш, халыкка дини белем бирү өчен нәшрият тарафыннан гомуми тиражы 37 623 данә булган тематик брошюралар һәм листовкалар бастырылды.

Басмаларның актуальлеген һәм укучылар арасындагы популярлыгын аларның сатылу күрсәткечләре дәлилли: 2020 елда 110 меңләп китап сатылды. Бестселлерлар рәтенә татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм рус телендәге “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмаларын кертергә мөмкин.  «Хозур» нәшрият йорты рус телендәге басманы 3 тапкыр 7 мең данә тираж белән бастырып чыгарды. Татар телендәге басма 4 тапкыр яңадан бастырылды. Моннан тыш, 2020 елда «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Коръән мәгънәви тәрҗемәләренең рус һәм татар телләрендәге аудиоверсияләре әзерләнде. Татар телендәге аудио Төркиядә Коръән-каләмгә кертелде.

Татар телендәге  “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә бушлай тарату өчен махсус тираж белән 40 000 данәдә бастыру ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлегендә мөһим казаныш булды. Шунысы игътибарга лаек: “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” яңартылган басмасы Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана. Әлеге басманы Россиянең төрле төбәкләренә җибәрү дәвам итә.

2020 елда тулы Коръән тексты төшерелгән А1 форматындагы панно үзенчәлекле басмалардан булды. Аның тиражы зур түгел иде.

Шул ук вакытта 2013 елда нигез салынган “Хозур” нәшрият йорты мөселман медиапроектларын тормышка ашыруны дәвам итте. Имамнар өчен махсус альманах – татар телендәге “Шура” журналы кварталга бер тапкыр чыга. 2020 елда “Шура” журналы гомуми тиражы – 6 000, “Дин вә мәгыйшәт” газетасы – 60’000, рус телендәге “Умма” газетасы 36’000 данәдә басылды. Мөселман өммәтенең көнүзәк мәсьәләләрен яктыртучы әлеге газеталарны, Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә кызыксынып укыйлар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*