tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023 елда Аризона университетында татар теле укытылачак
2023 елда Аризона университетында татар теле укытылачак

2023 елда Аризона университетында татар теле укытылачак

Аризона дәүләт университетының Критик телләр институты 2023 елның җәендә татар теле курсларын кабат оештырырга планлаштыра. Телне Аризонага килеп җанлы рәвештә дә,  онлайн уку мөмкинлеге дә булачак. Татар теле дәресләре 30 майдан 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, Аризона университетының Критик телләр институты 1991 елдан Көнчыгыш Европа һәм Евразия телләреннән интенсив җәйге курсларны оештыра. Берничә еллык тәнәфестән соң, 2022 елда әлеге курслар яңадан торгызылды.

2023 елның җәендә татар теле курсларына язылу өчен 27 гыйнварга кадәр әлеге сылтама аша https://melikian.asu.edu/cli/tatar алдан теркәлү узу шарт.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*