tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелгән
Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелгән

Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелгән

Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кеше ислам фәннәре докторы дини дәрәҗәсенә лаек булган. Бу турыда Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов бүген Казанда «СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясендә әйтте.

«Россия тарихында беренче тапкыр безнең чыгарылыш укучыларыбыз арасыннан барлыгы 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелде. Алар арасында Россия мөселманнары лидерлары, Татарстан Республикасының Изге Коръәнне һәм абруйлы сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Салман, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бар», – диде ул.

Аның сүзләренчә, мөселманнар, башка дин вәкилләре кебек үк, бик яхшы шартларда яши. Бүген дәүләт мөселманнарга хөрмәт белән карый һәм тарихка керткән өлешебезне аңлый, диде Айнур Тимерханов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*