tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Красноярск крае мөселманнары делегациясе белән очрашты
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Красноярск крае мөселманнары делегациясе белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Красноярск крае мөселманнары делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтиятендә Красноярск крае имам-мөхтәсибе Рафаэль хәзрәт Миндубаев, Красноярск крае мөфтияте имамы Мөхәммәд хәзрәт Магомедов, Красноярск крае мөфтие ярдәмчесе, имам Рушан хәзрәт Сәлахетдинов булды. Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Кунаклар Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фаткуллинның сәламнәрен тапшырдылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек алып бару юллары хакында әңгәмә кордылар.

Камил хәзрәт кунакларны Нәзарәтнең киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, “Хозур” нәшриятының казанышлары турында сөйләде, аерым алганда имамнарның, шул исәптән төрмәләр белән эшләүче дин әһелләре, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм нәзарәт арасында Килешү нигезендә хезмәттәшлек алып бару юллары, Нәзарәт карамагында эшләүче “Хәләл” стандарты комитетының эшчәнлеге һәм өстенлекләре, дәгъват очрашулары, Казыйлар шурасы тарафыннан карала торган сораулар, ислам белгечләрен һәм хафизларны әзерләү һ.б. белән таныштырып узды. Очрашуда шулай ук мобилизацияләнгән дин кардәшләргә ярдәм күрсәтү, ислам гыйлемен тарату, яшь буынга рухи кыйммәтләрне җиткерү буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт имам-хатыйблар эшчәнлегендә зур ярдәмлек булган “Хозур” нәшрияты басмаларын бүләк итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*