tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алар барысы да безнең балаларыбыз”
“Алар барысы да безнең балаларыбыз”

“Алар барысы да безнең балаларыбыз”

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче “Симбирск” батальонына гуманитар конвойны озата баручылар арасында сугыш хәрәкәтләре ветераны Марс Саяпов та бар.

“Дошманга каршы сугышучы ир-егетләребез – алар барысы да безнең балаларыбыз. Без барыбыз да уртак эшне эшлибез”,- ди Марс Саяпов.

“Симбирск” батальоны солдатлары изге эштән читтә калмаган, бүгенге ситуацияне тирәнтен аңлап эш иткән якташларыбызга видео аркылы рәхмәт юллыйлар. Теләсә кайсы сугышта да ныклы һәм ышанычлы тыл җиңүнең нигезе булып торган, без барыбыз да бергә булганда, безне беркем дә җиңә алмаячак, җиңү, һичшиксез, безнеке булачак, ди курку белмәс, кыю, тәвәккәл ир-егетләребез.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*