tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РИИда һәм КИУда ачык ишекләр көне узачак
РИИда һәм КИУда ачык ишекләр көне узачак

РИИда һәм КИУда ачык ишекләр көне узачак

4 декабрьдә Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында ачык ишекләр көне узачак. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, РИИның уку-укыту буенча проректоры Марат Гыйльманов, кабул итү комиссиясенед җаваплы секретаре Рим Камалов, шулай ук кафедра мөдирләре катнаша.

Чара барышында 2023-2024 уку елына кабул итү кагыйдәләре, әзерлек юнәлешләре турында сөйләячәкләр, уку йорты белән таныштырачаклар һәм сорауларга җавап бирәчәкләр. Булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен уку йорты бинасы буенча экскурсия үткәреләчәк.

Россия ислам институты студентларны теология, лингвистика һәм журналистика юнәлешләре буенча кабул итә. Барлык юнәлешләрдә дә бакалавриат һәм магистратура программалары буенча белем бирелә. Теология юнәлеше буенча дистанцион уку формасы бар.

Казан ислам университеты Ислам фәннәре һәм Коръән фәннәре профильләре буенча Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персоналны әзерләү юнәлешендә белем бирә.

Ачык ишекләр көне 4 декабрьдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19, 318-319 нчы аудитория (актлар залы). Чара иртәнге сәгать унда (10:00) башлана.

Чара шулай ук YouTube каналында (РИУ Казань) турыдан-туры күрсәтеләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*