tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Чахархан Чахоровскийның татар телендә тәүге тапкыр шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Муса Чахархан Чахоровскийның татар телендә тәүге тапкыр шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Муса Чахархан Чахоровскийның татар телендә тәүге тапкыр шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Шушы көннәрдә Польшада яшәүче милләттәшебез Муса Чахархан Чахоровскийның “Күзләремә күк тула” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Моңа кадәр Муса Чахархан Чахаровскийның шигырьләре хорват, рус, төрек, венгр телләренә тәрҗемә ителгән иде. Менә алар тәүге тапкыр татар телендә дә дөнья күрде. Әлеге басмадагы поляк телендәге шигырьләрне татар теленә шагыйрь Ленар Шәех тәрҗемә итте. Бу китап иҗади хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булып тора.

“Муса Чахоровскийның шигырьләре барлык татар җәмгыятьләренә яхшы таныш. Аларны һәрчак укыйлар, ул әсәрләр безнең “Бунчук” татар балалары һәм үсмерләре ансамбле репертуарында да бар. Муса үзе иҗат җимешләрен Белосток һәм Сокулка шәһәрләрендә уза торган очрашуларда рәхәтләнеп тәкъдим итә. “Бу шигырьләрнең татар теленә тәрҗемә ителүен һәм “Аквадукт” нәшриятында ике телдә китап булып басылып чыгуын белеп, бик шатландык. Димәк, тәүге мәртәбә аларны полякча да, татарча да уку мөмкинлеге булачак дигән сүз. Чыннан да, бу яңалык – җәмгыятебез өчен зур вакыйга”, – ди Польша Республикасының Татарлар бердәмлеге әгъзасы Кшиштоф Эдем Мухарский.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*